tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пензаның “Ак калфак” бүлекчәсендә татар милли ашлары буенча мастер-класс үткәрделәр
Пензаның “Ак калфак” бүлекчәсендә татар милли ашлары буенча мастер-класс үткәрделәр

Пензаның “Ак калфак” бүлекчәсендә татар милли ашлары буенча мастер-класс үткәрделәр

Гыйнварның беренче яртысында Пенза өлкәсенең “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы татар милли ашлары буенча мастер-класс үткәрде. Фирдәүс Тумеркина әбиләребезнең борынгы рецепты буенча пәрәмәчләр әзерләде. Чәй өстәле артында кунаклар татар һәм рус халыкларының гореф-гадәтләре турында сөйләштеләр, аларның тыгыз бәйләнешен билгеләп үттеләр.

Оешма әгъзалары “Кунак” кафесы мәйданчыгы тәкъдим иткән һәм чәй өстәле оештырган өчен Бакир Усман улы Акжигитовка рәхмәт белдерәләр.

“Бик җанлы очрашу булды”, – дип билгеләп үтте Пенза өлкәсе Закон чыгару Җыены депутаты һәм “Россия хатын-кызлары берлеге” Пенза бүлеге рәисе Ольга Александр кызы Чистякова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*