tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар интеллигенциясе Разил Вәлиевны юбилее белән котлады
Татар интеллигенциясе Разил Вәлиевны юбилее белән котлады

Татар интеллигенциясе Разил Вәлиевны юбилее белән котлады

2022 елның 4 гыйнварында язучы, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М. Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Разил Вәлиев 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бүген Бөтендөнья татар конгрессында юбилярны котларга татар зыялылары җыелды.

Каләм иясе хөрмәтенә оештырылган чараны ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев ачып җибәрде.

Татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров Разил Вәлиевның уникаль талантка ия булган шәхес икәнен әйтеп узды. Патриотизм рухы белән тулган “Сөембикә” шигырен генә алыйк. Ул чын мәгънәсендә тарихыбыз. Милләтебезгә хезмәт итеп яшәүнең бер күренеше, диде Таһиров. “Бик җиңел булмаган елларда, суверенлык юлына баскан көннәрдә, без һәрвакыт бергәләшеп эшләдек, һәм, әйтергә кирәк, эшебез уңышлы булды”, – дип өстәде галим.

Җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре докторы, Бөтендөнья татар конгрессында Киңәшче Ринат Закиров: “Разил Вәлиев – үзенең саллы фикерләре белән татар дөньясында аерым урын алып тора. 20 елга якын киңәшләшеп, эшне бергә алып бардык. Булган уңышларыбыз да уртак. Иҗатка килгәндә, үзенчәлекле язучыларының берсе булган Разил Вәлиев шигырь аркылы да, проза аркылы да, тормыштагы позициясе аркылы да татарның нинди булырга тиешлеген белә һәм аны халыкка да күрсәтә ала”.

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин: “Шагыйрь – балачак дөньясыннан аерыла алмаган кеше. Бу билгеләмә Разил Вәлиевка туры килеп тора. Заманында “Ялкын” журналында балалар өчен ул тәрҗемә иткән проза әсәрләре бик популяр иде. Алар арасында дөнья халыклары әкиятләре, “Нәни принц” әсәре игътибарга лаек.

Шагыйрь, прозаик, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Марсель Галиев хатирәләр белән уртаклашты. Разил Вәлиевның татар әдәбиятында үз стиле, әсәрләрендә үз характеры чагыла, дип билгеләп үтте ул.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев шулай ук Разил Вәлиевның “Ялкын” журналында эшләгән елларны искә алды, Казанга килгән елларда язучы белән танышуын искә төшерде. “Күп тапкырлар чит төбәкләргә бергә юлга да чыкканыбыз бар. Кешенең кем икәнлеге сәфәрдә беленә. Разил Вәлиев бик җайлы кеше”, – диде Тукаев.

“Мин бүген Разил абыйга үз мөнәсәбәтемне белдерә алуыма бик шатмын”, – дип башлады әдәбият галиме Дания Заһидуллина. Бер булганнан бар да була, ди халык. Бу әйтем юбилярыбызга туры килә. Разил Вәлиев иҗат кешесе булуы белән бергә иҗтимагый-сәяси эшчәнлек тә алып бара. Ул һәрвакыт фән белән бергә. Аның ярдәмендә Тукай турындагы энциклопедиябез басылып чыкты. Бу – милләтебез өчен зур казаныш, дип бәяләде галимә юбиляр эшчәнлеген.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*