tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы булды
Казан Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы булды

Казан Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы булды

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 11 нче көнендә (14 нче гыйнварда), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ислам хезмәттәшлеге оешмасының “Казан – 2022” исеме астындагы Яшьләр башкаласының башкарма комитеты җитәкчелеге белән күреште. Очрашуда Ислам хезмәттәшлеге оешмасының “Казан – 2022” Яшьләр башкаласы башкарма дирекциясе җитәкчесе, Яшьләр дипломатиясе академиясе җитәкчесе Дилбәр Садыйкова, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова, мөфтиятнең тышкы элемтәләр бүлеге җитәкчесе Мөхәммәд Сәгыйзов һәм башкалар катнашты.

2021 ел ахырында Казанга Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы статусы бирелде. Статус “Казан 2022” исеме астында билгеле. Бу вакыйга кысаларында 2022 елда Казанда берничә халыкара чара үткәрү көтелә. Төп оештыручылар – Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы, «Сәләт» яшьләр үзәге, Яшьләр дипломатиясе академиясе.

Мөфтияттә узган бүгенге очрашуның төп темасы исә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте химаясе белән Изге Коръән укучыларның халыкара бәйгесен оештыру һәм үткәрү иде. Кунаклар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиннан әлеге бәйгене ничек итеп яхшырак оештырырга икәнлеге белән кызыксынды. Татарстан мөфтие һәм Нәзарәтнең әзерлекле белгечләре халыкара бәйгене оештыру һәм үткәрү буенча үз киңәшләрен бирде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исә бу чараның югары дәрәҗәдә узарга тиешлеген әйтте.

“Бу чара мөселман дөньясы, шул исәптән яшьләр өчен дә бик мөһим. Безгә бу чараның югары дәрәҗәдә узуы мөһим, шуңа күрә безгә ТР мөселманнары Диния нәзарәте ярдәм итүе һәм теләктәшлеге кирәк, – ди Дилбәр Садыйкова. – Без шулай ук бу чараны Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышларга телибез. Бу башка илләрдән килгән яшьләр әлеге чара турында белсен һәм бу хакта чит илләрдә дә сөйләсен өчен кирәк”.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*