tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь краеның Чайковский шәһәре “Бәхетле” җәмгыяте татарча диктант язды
Пермь краеның Чайковский шәһәре “Бәхетле” җәмгыяте татарча диктант язды

Пермь краеның Чайковский шәһәре “Бәхетле” җәмгыяте татарча диктант язды

2023 елның 13-15 октябрендә “Татарча диктант” бөтендөнья белем тикшерү акциясе уза. Акция бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерүгә, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә, татар теленә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Акциягә Пермь краеның Чайковский шәһәре “Бәхетле” җәмгыяте дә кушылды.

-Безнең “Бәхетле” оешмасы күп кенә авырлыкларга карамастан милләтебезнең гореф-гадәтләрен югалтмый, туган телебезне үстерү максаты белән төрле чаралар уздырабыз. Мәчетебездә һәр шимбә көнне дин буенча, татар теле өйрәнү буенча укытулар башланды. Бүген,15 октябрь көнне, сәгать 14-00 дә оешмабыз бинасына җыелып диктант яздык, бик кызыксынып, тырышып яздылар, һәркем үзен укучы кебек хис итте, – дип сөйләделәр катнашучылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*