tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь төбәгендә тарихчылар җыены
Пермь төбәгендә тарихчылар җыены

Пермь төбәгендә тарихчылар җыены

Бөтендөнья татар конгрессы каршында оешкан төбәк тарихын өйрәнүчеләр берләшмәсе үзенең эшчәнлеген Россия буенча да башлап җибәрде.

22 сентябрь көнне Пермь краеның Орда районы Иске Авыл (Карьево) авылында “Сылва-Ирән татарлары. Тарих һәм этнография. Проблемалары һәм киләчәге” дип аталган фәнни-гамәли конференция булып үтте. Районара бу фәнни чараны Пермь крае һәм аның Орда районы хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы, Пермь краеның татар милли-мәдәни автономиясе, Иске Авыл татар иҗтимагый үзәге уздырды. Конференциягә Татарстаннан, Бөтендөнья татар конгрессыннан тарихчы галимнәр Фәйзелхак Ислаев һәм Фәүзия Бәйрәмова килгәннәр иде. Татарларның бу мәртәбәле җыенында шулай ук Орда районы хакимият башлыгы Александр Мелехин, Пермь крае хакимиятенең милли һәм дини эшләр бүлеге җитәкчесе Анастасия Субботина да катнашты һәм чыгыш ясадылар. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр Пермьнең үзеннән һәм Орда районыннан, Көнгер, Суксун, Лысьва, Уин, Барда, Чернушка, Октябрь районнарыннан да килгәннәр иде, конференция Иске Авылның мәдәният йортында үтте. Авылның мәдәният хезмәткәрләре дә бу чарага ныклап әзерләнгәннәр, алар конференция ачылышын милли ансамбльләрнең чыгышлары һәм фойеда уздырылган кул эшләре күргәзмәсе белән баеттылар.

Моңа кадәр мондый фәнни-гамәли чаралар Пермь краеның данлыклы Барда авылында үтә иде, бу юлы аны төбәкнең көньяк-көнчыгышында, сылва-ирән татарлары укмашып яшәгән төбәктә уздырырга булдылар. Исеме үк татар тарихының тамгасы булган Орда районында меңәр милләттәшебез яшәгән Кече Ашап, Иске Авыл (Карьево), Мерәкәй татар авыллары бар, янәшәдәге Көнгер районнында да зур тарихлы, бүген дә меңнәрчә татар яшәп яткан Тор-Түз, Бөрми, Баҗык авыллары урнашкан. Шунысын да әйтергә кирәк, узган гасыр башында Пермь губернасында өч йөзләп татар авылы булган, бүген ул сан йөз егермене тәшкил итә, шуларның җитмеш бишендә сылва-ирән татарлары яши. Бүгенгесе көндә Пермь краенда 115 554 татар яши, төбәкнең башкаласыннан тыш, аларны Соликамск, Березники, Кизел, Губаха, Краснокамск, Чусовой, Чайковск калаларында һәм барлык районаннарда да очратырга мөмкин. Зур татар авыллары мәктәпләрендә татар теле дәрес буларак укытыла һәм барысында да диярлек мәчетләр бар.

Инде Пермь төбәге татарларының тарихына килгәндә, ул бик борынгы чорлардан – Төрки каганатлар заманыннан башлана, шулай ук Болгар, Алтын Урда, Казан һәм Себер ханлыклары чорында да алар шушы татар дәүләтләрендә яшәгәннәр. Ә аларның исем-атамалары төрле чорда төрлечә әйтелгән – Атилла дәвамчылары һуннар, серле скиф-искәтләр, кыачаклар, болгарлар, Чыңгыз хан токымы татарлар, төньяк төркиләр, гайнәләр, урал татарлары, барда, сылва-ирән, лысьва, шауба татарлары… Кызганычка каршы, Пермь төбәге татарлары турында хәзергә зур фәнни-академик хезмәтләр юк, алай да тел белгече Дөрия Рамазанова, тарихчылар Фәүзия Бәйрәмова һәм якташлары Фәйзелхак Ислаев, краеведлар Әмир Фатыйхов, Данир Закиров, Марсель Әхмәтов, рус галимнәре Чагин һәм Черныхларның аерым хезмәтләрен мисалга китерергә була. Мондый фәнни-гамәли конференцияләр нәкъ менә төбәк тарихын өйрәнү буенча халыкта кызыксыну уяту, бу өлкәдә нинди проблемалар булуы, аларны ничек хәл итү юлларын эзләү өчен җыела.

Конференция эшендә актив катнашкан татар краеведлары, Иске Авылдан төп докладчы, генеолог Назим Шагаипов, Пермьнән техник фәннәр кандидаты, төбәкнең татар-башкортлары турында энциклопедия авторы Марсель Әхмәтов, Кече Ашаптан 84 яшьлек хезмәт ветераны, архивларда утырып авылның тарихын язучы һәм шәҗәрәсен төзүче Азат ага Муллаяров, Россиянең атказанган укытучысы, хезмәт ветераны, Тор-Түз авылының тарихын өйрәнүче Гадилә апа Минсадирова, лысьва татарларының тел үзенчәлекләрен өйрәнүче галимә, филология фәннәре кандидаты Замира Мухаева, Лысьва районының Әвәте (Аиткова) авылыннан укытучы Таһир Манировның шауба татарлары тарихы, Уин районы, Чәйкә авылыннан укытучы Гүзәлия Хатмуллинаның туган авылы, Күчем хан улы Чәйкиндин һәм Хангилде хәзрәт турында кызыклы чыгышы, Суксун районы, Бөрми авылыннан краевед-этнолог Сирин Мирсәетовның төбәктәге борынгы төрки-татар атамаларының тарихы турында әтрәфле чыгышы, Барда районының төбәк тарихын өйрәнү музее директоры Альберт Мәхмүтовның гайнә чуенчылары турында чыгышы, Чернушка районы, Сөлмәш авылыннан китапханә мөдире, күренекле галим Хатыйп Гоманның авылдашы Земфира Әхмәтованың җирле тарих турындагы хәбәрләре, Октябрь районыннан Вәсим Каспиевның төбәктәге борынгы кабер ташлары турында чыгышы, Бардадан “Халык чишмәсе” газетасы редакторы Әлмарт Уразовның төбәк тарихын өйрәнү буенча китаплар турындагы чыгышы беркемне дә битраф калдырмады. Шулай ук Пермь краеның татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәлил Фәрвазетдиновның, төбәкнең милли эшләренә нигез салган һәм бүген дә әйдәп алып баручы Сәлим Назинның, Бардадан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Идият Әшировның чыгышлары да халык күңеленә хуш килде.

Казаннан килгән тарихчылар Фәйзелхак Ислаев һәм Фәүзия Бәйрәмова исә Пермь төбәге татарлары тарихы буенча төпле докладлар ясадылар, аның мең еллык чорына бәя бирделәр, татарларның биредә төп халык булуын борынгы чыганаклар белән дәлилләделәр. Алар шулай ук төбәк тарихын өйрәнүчеләргә үз киңәшләрен дә бирделәр, бу якта авыллар тарихы буенча китапларның аз булуын әйттеләр, тарихның төрле чорларына, бигрәк тә көчләп чукындыру һәм репрессия чорларына да бәя бирергә кирәклеген асызыкладылар. Шулай ук бу төбәктә туып-үскән зур галимнәр, хезмәт кешеләре, милли каһарманнар, зыялылар турында да аерым китаплар язарга кирәклеге әйтелде, чөнки бу эш тә милләтебезне дөньяга таныту булып тора. Фәүзия Бәйрәмова исә төбәк тарихын өйрәнгәндә һәм язганда төрле жанрларга мөраҗәгать итәргә кирәклеген дә әйтте. Мондый китаплар документаль, фәнни-популяр, хәтта әдәби дә булырга мөмкин, чөнки төп максат – милләтебезнең тарихын төрле алымнар белән күрсәтү һәм укучыларда татар тарихына карата мәхәббәт уяту.

Конференция ахырында төбәк тарихчылары алдында торган максатлар һәм бурычлар, аларны хәл итү юллары, сылва-ирән татарлары турында китап әзерләү, мәктәпләрдә ана телне саклап калу, төбәк тарихын өйрәнүгә яшьләрне тарту, җирле хакимият һәм Казан галимнәре белән уртак эшләр турында резолюция кабул ителде. Шулай ук төбәктә милләт эшләрендә зур фидакарьлек күрсәткән кешеләргә Бөтендөнья татар конгрессының һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары да тапшырылды. Бу тарихи чара “Туган тел” җырын башкару һәм гомум фотога төшү белән тәмамланды. Конференция эшен Барда районының телевидениесе һәм матбугаты яктыртып барды. Мондый зур фәнни-мәдәни чараны уздыруда Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, “Бөтенроссия авыл эшмәкәрләре” оешмасы рәис урынбасары, техник фәннәр кандидаты, Пермь авыл хуҗалыгы институты доценты, туган авылы Тор-Түздә фермерлык хуҗалыгы алып баручы Алмаз Габдулла улы Хавиевның да зур ярдәме булганлыгын әйтеп үтәргә кирәк. Ул язучы-тарихчы Фәүзия Бәйрәмованы алдагы айларда Орда, Көнгер һәм Суксун районы татар авыллары буенча фәнни-гамәли сәфәгә чакырды, галимә ризалыгын бирде, алар бик аз өйрәнелгән бу төбәкнең тарихы турында уртак эшләр башкарырга килештеләр.

“Тарихи-мәдәни мирас”фондының матбугат үзәге.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*