tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермьда «Мөселман дөньясы-2018» форумына әзерлек башланды
Пермьда «Мөселман дөньясы-2018» форумына әзерлек башланды

Пермьда «Мөселман дөньясы-2018» форумына әзерлек башланды

“Мөселман дөньясы” форумы оештыру комитеты “Мөселман дөньясы” төбәгара мөселман мәдәнияте форумына әзерлек турындагы мәгълүматны бастырган.

Оештыру комитеты билгеләп узганча, форумның төп максаты Пермь краенда милләтара һәм этник ара мөнәсәбәтләрен гармонизацияләү һәм традиия буенча ислам динен тоткан халык мәдәниятен үстерү. Форум мәйданнарында  белгечләр ислам традицияләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышачак, ә кунаклар мөселман мәдәнияте тарихы һәм үзенчәлекләре белән танышачак.

Дини оешмалар, хакимият органнары вәкилләре, тарих, дин һәм этнография өлкәсендә абруйлы белгечләр катнашындагы эш программасы үз эченә традицион мөселман товарлары һәм хезмәтләре, мәдәни-күңел ачу программасын, тарихи экспозицияне ала.

5-8 апрель көннәрендә узачак дүрт көнлек форум дәвамында фәнни-гамәли ислам динен тотучы халыкларның тарихы һәм бүгенгесе актуаль мәсьәләләре буенча конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр, Пермь крае муниципаль районнар, дәүләт округлары, диаспоралар һәм милли-мәдәни оешмалар смотр-бәйгеләре узачак.

Форум катнашучыларының һәрчак аерым игътибарына лаек булган чаралар арасында – VI Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесе, Пермьнан, Пермь краеннан һәм күрше төбәкләрдән милли иҗади коллективлар чыгышлары.

muslim.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*