tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртия татарлары: “Бергә эшләсәң, авыр эш тә җиңел”

Удмуртия татарлары: “Бергә эшләсәң, авыр эш тә җиңел”

Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтарияты һәм шул республиканың   ” Яңарыш” газетасы  бергәләшеп татарның милли рухын ныгытучы кызыклы чаралар үткәрәлар.

Бу якларда татарларлар XII – XIII гасырдан ук гомер итәләр һәм Удмуртиянең социаль-икътисади, мәдәни үсешенә зур гына өлеш кертәләр. Алар бигрәк тә Ижевскида, Сарапулда, Можгада, Глазовта, Воткинскида, Камбаркада, шулай республиканың төньягындагы Балезин, Юкамен, Игрин, шулай ук Кизнер, Завьялов, Ува һәм башка районнарда укмашып яшиләр. Хәзер Удмуртиядә 100 меңнән артык татар яши, бу республика халкының 7 процентын тәшкил итә.

Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән төшерелгән видеофильма  узган гасырның 90-нчы елларында чыга башлаган “Яңарыш” газетасының Рәмзия Габббасова җитәкләгән татар милли-автономиясе белән бергә нәтиҗәле эш алып баруы тасвирлана.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*