tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Петербургта халыкара икътисадый форум эшли
Петербургта халыкара икътисадый форум эшли

Петербургта халыкара икътисадый форум эшли

Санкт — Петербургта икътисадый форум эшли. Петербург халыкара икътисадый форумы (фонды) агымдагы елның 2- 5 июнендә «Экспофорум» Конгресс — Күргәзмә Үзәгендә ачылды. Билгеле булуынча, узган ел Ковид — 19 таралу куркынычы булу сәбәпле әлеге мөһим чара үткәрелмәде.

Быелгы  Петербург халыкара икътисадый форумы эшли башлар алдыннан анда катнашырга тиешле һәркемгә (русиялеләрне, кунакларны һәм  журналистларны да кертеп) элеге яман чир белән зарарланганмы икәнлегенә тикшерү үткәрелде. Бары тик «чиста» (зарарланмаганнар) гына Экспофорум мәйданына үтә алды.

Эпидемиологик хәвефсезлек таләпләре буенча әлеге мәйданда 5 меңнән артык кеше булырга тиеш түгел. Хәзерге вакытта форумга чит илдән 2 мең кеше теркәлгән. Иң зур делегация, 250дән артык кеше,  АКШтан. Катардан да шулкадәр кунак. Катар форумның рәсми кунагы.

Икътисадый форумны тантаналы ачу 3 июньгә билгеләнгән.  

Һичшиксез. Экспофорум мәйданында урын алган һәр оешма, предприятие коллектив һәм рәсми учреждение турында озаклап сөйләргә  мөмкин булыр иде.

Әмма без хәзергә үзебезгә (рухи) якын булган төбәкләргә генә кагылып китәргә булдык.

Татарстан  күргәзмәсе һәр елдагыча әллә каян балкып үзенә чакырып тора. Татарстан Республикасы 2015, 2016 һәм 2017 еллардагы рәсми нәтиҗәләргә караганда инвестицияләрне җәлеп итү буенча Милли рейтингта Русия Федерациясендә беренче урында тора. Ул илдә икътисадый яктан алга киткән һәм сәяси тотрыклы төбәк булып исәпләнә. Республикада IT- технологияләр мөмкин кадәр киң кулланыла.  Казан географик яктан уңайлы урнашкан. Татарстан аша эре транспорт чаралары уза. Мәскәү — Пекин югары тизлектәге тимер юл маршрутын һәм Яңа ефәк юлы — Автобанны төзү планлаштырылган.

Республика ел саен киң күләмдә : Бөтендөнья универсиадасы, футбол  буенча конфедерация кубогы, Мундиаль — 2018, Стандартлар буенча эшче һөнәрләрнең дөньякүләм чемпионаты WorldSkills — 2018 кебек халыкара чаралар оештыру мәйданына әйләнде.

Менә бу мәгълүматларның барысы белән дә Татарстанның Экспофорумдагы күргәзмәсендә танышырга мөмкин. Әлбиттә, күргәзмәне оештыруда Татарстанның Петербургтагы Даими вәкиллеге (даими вәкил Ренат Вәлиуллин) зур ярдәм күрсәтә.

Башкортостан Республикасы — киләчәк өчен мәйдан.  Уфа үзенең форумга куйган күргәзмәсен шулай атаган.

Башкортостан Республикасы — олы Русия эчендәге аерым бер галәм ул. Биредә төрле тарихи чорларны үз эченә алган табигать һәйкәлләрен очратырга, матурлыгы белән таң калдырган тау — елгаларны хозур кылырга, кесә калынлыгына карап ял итәргә мөмкин.

Уфа — Русиянең яңа конгресс башкаласына әйләнеп бара. Бүген аны заманча, тарихи һәм мәдәни үзенчәлеген саклаган мегаполис дип әйтергә мөмкин. Биредә ил өчен мөһим булган бизнес — форумнар һәм саммитлар, халыкара спорт бәйгеләре һәм музыка фествальләре уздырыла. 

Форумда Башкортостан сәнәгате белән якыннанрак танышырга теләгән һәркемне «кыргый» бал белән чәй эчәргә чакыралар. Шунда ук «Башспирт» (Уфа, Эстәрлетамак, Бәләбәй шәһәрләре продукциясе) җитештергән градуслы эчемлекләр күргәзмәсен карарга мөмкин. Күргәзмәне оештыручы уфалылар «Башкортостан — тормышны яратучылар өчен» дип чигелгән маскаларны рәхәтләнеп бүләк итәләр.

Ленинград өлкәсе күргәзмәсендә анда җитештерелгән продукция үрнәкләре куелган. Өлкә Санкт — Петербург ил башкаласы булган вакытлар үзенчәлеген һәм мәһабәтлеген саклаган дияргә мөмкин. Күптөрле сарайлар һәм аерым хуҗалыкларның бай төзелеше һәм архитектурасы Петр Беренче патшалык иткән чорларны күзалларга, еракта калган көрәш кайтавазын ишетергә мөмкинлек бирә.

Ленинград өлкәсе «Патша юлы» буена урнашкан Бөек Новгород, Мәскәү, Тверь, Новгород өлкәләре  исемлегендә. Петр Беренче  ул  вакытта ук Русиянең төп- Мәскәү — Санкт — Петербург юлын  салырга күрсәтмә бирә. Әмма әлеге юлны бары тик 1776 елда гына инженер — капитан Баранов проекты буенча ярты гасырдан артыграк төзиләр.

Ленинград өлкәсе күргәзмәсен караучыларны биредә җитештерелгән тәм — том белән чәй эчермичә җибәрмиләр.

Санкт- Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе

Зәрия Хәсәнова

piter.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*