tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Питрәч мөхтәсибәтенең Көек авылында икенче мәчет ачылды
Питрәч мөхтәсибәтенең Көек авылында икенче мәчет ачылды

Питрәч мөхтәсибәтенең Көек авылында икенче мәчет ачылды

Җөмәдәл-әүвәл аеның 3нче көнендә (17нче ноябрьдә), Питрәч районы Көек авылында (“Яңа Салмачи” коттедж бистәсе) “Фәрүәз” мәчете ачылды.

Әлеге рәсми ачылыш тантанасында Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, Питрәч районы имам-мөхтәсибе Габбас хәзрәт Шляпошников, эшмәкәрләр, мәхәллә халкы, чакырылган кунаклар катнашты.

Яңа мәчет Питрәч мөхтәсибәте Көек авылының (“Яңа Салмачи” коттедж бистәсе) иң матур һәм уңайлы урынында, Умырзая урамы, 24нче йорт адресы буенча урнашкан. Казан шәһәрен узуга ук яңа сафка баскан коттедж бистәсендә ул дин кардәшләребез өчен күптән көтеп алынган бүләк булды. Мәчет өчен җирне мәхәлләгә 2019нчы елда Рөстәм Әбузәр улы Әбзалов исемле дин кардәшебез бүләк итә һәм шул ук елны мәхәллә ТР Юстиция министрлыгында теркәлү уза. Мәчет төзү эшләрен Хөсәен хәзрәт Кашапов оештырып җибәргән. 2021нче елда төзелеш эшләрен алып бару өчен рөхсәт алына, бина күтәрелә, түбә ябыла. Мәчет иганәчеләр һәм халык ярдәме белән сафка баса.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*