tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рабит Батулла Тинчурин театрына Тинчурин мирасын саклавы өчен рәхмәт белдерде
Рабит Батулла Тинчурин театрына Тинчурин мирасын саклавы өчен рәхмәт белдерде

Рабит Батулла Тинчурин театрына Тинчурин мирасын саклавы өчен рәхмәт белдерде

Халык язучысы Рабит Батулла Тинчурин театры җитәкчелегенә бөек драматургның мирасына хөрмәт белән каравы һәм Тинчуринның хатыны Заһидә ханымның каберен карап торганы өчен рәхмәт белдерде.

«Рабит Батулла Тинчурин театры музеена „Сүнмәс йолдыз яктысы“ проекты кысаларында оештырылган беренче дәрес-очрашуга килде. Ул Казанның 13нче мәктәп укучылары белән дәрес үткәрде», — дип хәбәр итә тетарның матбугат үзәге.

«Укучыларны Тинчуринның „Зәңгәр шәл“, „Сүнгән йолдызлар“, „Казан сөлгесе“ кебек үлемсез әсәрләренең язылу һәм куелу тарихы кызыксындырды. Рабит Батулла татар әдәбиятына һәм тарихына кагылышлы мәсьәләләргә дә тукталды. Ул укучыларга „Сак-Сок“ бәетен, „Йосыф“ кыйссасын укырга тәкъдим итте», — диелә театрның хәбәрендә.

13нче мәктәпнең директоры урынбасары Фидания Гобәйдуллина фикеренчә, «Сүнмәс йолдыз яктысы» проекты укучыларда татар теленә, әдәбиятына һәм тарихына кызыксыну уята.

«Сүнмәс йолдыз яктысы» проекты кысаларында дәресләрне театр музее җитәкчесе Розалия Чабатова алып бара. Рабит Батулла фикеренчә, әлеге музей Тинчурин мирасын саклауда зур эшләр башкара.

Тинчурин театры музеенда Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан «Сүнмәс йолдыз яктысы» проекты кысаларында дәрес-очрашулар циклы старт алды.

Тинчурин театры музеенда мәктәп укучылары катнашында дәрес-очрашулар һәр җомга көнне уздырылачак. «Сүнмәс утлар яктысы”нда галимнәр, артистлар, язучылар кунак булып киләчәк.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*