tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йортына Бөтендөнья татар конгрессы Рәхмәт хаты тапшырылды
Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йортына Бөтендөнья татар конгрессы Рәхмәт хаты тапшырылды

Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йортына Бөтендөнья татар конгрессы Рәхмәт хаты тапшырылды

Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хаты тапшырылды. “Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрегезне искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләрегез өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Сезгә зур рәхмәтен белдерә һәм киләчәктә дә уңышларга ирешерсез дип ышана”, – диелә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров имзалаган Рәхмәт хатында.

Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән 2013 елда оештырылды. Китаплар бастырып чыгарудан тыш, “Хозур” нәшрияты Нәзарәтнең мәгърифәтчелек бурычларын актив рәвештә тормышка ашыра һәм ул Россиянең иң зур мөселман медиахолдингларының берсенә әверелде. 8 ел дәвамында эшләү дәверендә “Хозур” тарафыннан гарәп, рус, татар һәм иске татар телләрендә 700 меңнән артык данәдә дини, тарихи, фәнни әдәбият басылып чыкты. Һәрбер басма Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Экспертлар советының тикшерүен үтә. “Хозур”да күпләгән зур проектлар тормышка ашырыла: “Хозур ТВ” телеканалы, “Азан” радиосы, “Ислам тудей” порталы, “Шура” журналы, татар онлайн-мәдрәсәсе, Darul-Kutub электрон китапханәсе ё.б. 2019 елдан “Хозур” нәшрият йорты “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең сайтын алып бара.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*