tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамил Чурагулов: Казан ханлыгы өчен көрәшкән Чура батырның ерак бабам булуына ышанып яшим
Рамил Чурагулов: Казан ханлыгы өчен көрәшкән Чура батырның ерак бабам булуына ышанып яшим

Рамил Чурагулов: Казан ханлыгы өчен көрәшкән Чура батырның ерак бабам булуына ышанып яшим

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Чурагулов Чура батыр дастанындагы төп герой үзенең ерак бабасы булган, дип саный.

«Чура батыр дигән дастаныбыз бар. Мин аның ерак бабам булуына ышанып яшим. Ул минем өчен кыйбла булып тора», – диде ул Бөтендөнья татар конгрессында 15-17 августта «Чурагул туры»на багышланган түгәрәк өстәл утырышында.

Tatarica онлайн – энциклопедиясе мәгълүматлары буенча, Чура батыр – XVI йөз урталарында барлыкка килгән гомумтөрки турындагы дастан.

«Шигъри версияләренең берничәсе Казан һәм Кырым татарларында, нугайларда, башкортларда, казакъларда мәгълүм. Баш геройның тарихи прототибы ханлыктагы Кырым йогынтысына каршы чыккан Казан ханлыгының дәүләт эшлеклесе Нарыйк улы Чура бәк дип фаразлана. Дастан Казан ханлыгының азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган сугышларда Чура батырның батырларча көрәшүен хикәяли», – дип язылган Tatarica онлайн – энциклопедиясендә.

  • Рамил Чурагулов 1962 елның 16 августында Башкортстанның Кырмыскалы районы Иске Акташ авылында туган. Татарстан, Башкортстан һәм Россия журналистлары һәм язучылары берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
  • Рамил Чурагул сүзләренә 100дән артык җыр язылган. «Әйтмә син авыр сүз!», «Моңнар кайтсын авылга!», «Әй, Ходай, исәнлек бир!», «Туганнарның кадерен бел!» җырлары берничә ел рәттән Башкортстанда һәм Татарстанда «Ел җыры» исеменә лаек була.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*