tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гүзәлия Усимова: «14 машина ярдәм җибәрдек»
Гүзәлия Усимова: «14 машина ярдәм җибәрдек»

Гүзәлия Усимова: «14 машина ярдәм җибәрдек»

Гуманитар ярдәм җыеп җибәрү башында милләттәшебез Гүзәлия Тимиргалей кызы Усимова тора. Мин аның белән очрашуга юл тоттым.
Можгадагы «Левша» сәүдә йор­тын эзләп таптык. «Ярдәм кабул итү склады — 3нче катта» дигән язуны күреп, шунда таба юнәлдем. Йөзеннән нур бөркелеп торучы, күзләрендә игелек чаткылары булган мөлаем ханымны күреп, татарча исәнләштем. «Бу идея ничек туган? Әлеге игелекле эшкә ничек тотынган? Ярдәмне ничек җыеп, туплап җибәрә?» Боларның барысы хакында да Гүзәлия үзе сөйләде.
Гүзәлия Тимиргалей кызы Усимова үзе белән таныштырып: «Мин төп Мож­ганыкы. Биредә үстем, ныклы гаи­ләдә тәрбияләндем. Гаиләдә иң олы бала, 2 энем бар. 6нчы мәктәпне тәмамлап, Можга медицина училищесында белем алдым. Аны кызыл дипломга тәмамлап, шәфкать туташы булып чыксам да, бу юнәлеш буенча китмәдем. УдДУга икътисад факультетына укырга кердем. 10 ел Можга азык комбинатында икьтисадчы булып эшләдем, коммерция директорына кадәр үс­тем. Соңыннан әтиемнең гаилә бизнесына күчтем. Әти, энекәшләр, киленнәр белән бергә эшлибез, йөк ташу белән шөгыльләнәбез.

– Гүзәлия, хәйрия эшен ничек башлап җибәрдегез?
– Шәһәребездәге хәйрия во­лон­­терлары төркеме кием җыеп, посылка белән читтәгеләргә ярдәм итәләр иде. Без үзебезнекеләргә ярдәм итәргә тиеш дип, моннан 3 ел элек миндә мохтаҗ кешеләр өчен хәйрия склады ачу идеясе туды. Балалары үскән кешеләр киемнәрен, уенчыкларын кая куярга белмиләр, ә шуңа мохтаҗ кешеләр дә бар. Менә шулай башланып китте. Хәйрия склады аноним эшли, бушлай, бернинди документ-фәлән сорамыйбыз. Башта үзебезнең шәһәрдән генә килә иделәр, хәзер инде районнан да, ераклардан да килүчеләр бар. Мохтаҗ гаиләләр бик күп. Бик нык мохтаҗ булганнарны белсәк, аларга ашамлыклар белән дә булышырга тырышабыз. Шулай ук юридик яктан да ярдәм итәбез. Айрат Таһир улы Вәлиуллин бик әйбәт юрист, бушлай юридик киңәшләр бирә.

Узган елның июлендә мәчеттә шәһәр эшмәкәрләре, хакимияттән дә җитәкчеләр катнашында юллар төзекләндерү буенча җыелыш булды. Анда махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм җыю турында тәкъдим белән чыктылар. Габдерәшит хәзрәт миннән хәйрия складым турында сорашты.
Аннан халык гуманитар ярдәм җыю турында ишетеп, посылкалар китерә башлады. Шулай итеп, без узган елның июлендә ярдәм белән беренче машинаны җибәрдек. Бу мобилизациягә кадәр булды. Сентябрьдә мобилизация башлангач, без Удмуртия полкы хәрбиләре өчен ярдәм җыя башладык. Гуманитар ярдәмгә дигән складны сәүдә йорты директоры бушлай бирде.
Соңгы вакытта госпитальләргә ярдәм җыеп, анда да илтә башладык. Мин үзем дә Ростовка гос­питальгә барып, барысын да күреп кайттым. Күчтәнәчләр алып барган идем. Һәрбер бүлеккә кереп, «Удмуртиядән кешеләр бармы?» – дип сораштым. «Удмуртиядән булалар, тик хәзерге вакытта юк», – диделәр шәфкать туташлары. Соңгы бүлмәдән чыгып килгәндә, бер егет йөгереп килеп: «Кем монда Удмуртия кешесен эзли? Мин, әлбәттә, удмурт түгел, әгәр теләсәгез, Удмуртия кешесе була алам, – диде көлеп. – Сез меңнәрчә чакрымнар үтеп, якташларыгызны эзләп килгәнсез. Удмуртия кешеләре сезнең кебекләр булуы белән бәхетле», – диде егет. Аңа күчтәнәчләр биреп, изге те­ләкләр әйтеп хушлаштык.
Узган атнада гуманитар ярдәм белән 14нче машинаны җибәрдек. Якташларыбыз белән даими элем­тәдә торабыз. Исемлек төзеп, кирәкле әйберләрне алабыз. Кайчагында ярдәм итәргә теләге булган оешмалар, кешеләр кирәк-яракларны үзләре дә сатып ала. Үзебезнең Удмуртия полкы өчен 10 УАЗ машинасы җибәрдек. Машиналар җибәрүдә Руслан Гарифуллин зур ярдәм күрсәтә. Ул – искиткеч олы йөрәкле кеше. Һәрвакыт шалтыратып, ни кирәген белешеп тора, сатып алынган машиналарны карап, майлап-көйләп, җибәрергә әзерли.
Ярдәм итүчеләр, төп иганәчеләр арасында күпчелеге – татарлар: Ринат Шәмсетдинов, Рамил Шәймуллин, Линар Латыйпов, Хәлил Кадыйров… Хәйдәр абый – десантчы, актив ветераныбыз. Һәр машинаны озатканда килә, төяп, хәер-фатихасын әйтеп, озатып кала.
Без бер команда, бергәләп эшлибез, эшне дә бүлешмибез. Шәһәр хакимияте дә эшебезне хуплый. Эрик Рәшит улы Уразов инде безгә берничә тапкыр ярдәм итте. Һәрчак хәлебезне белеп тора, ятьмә үрүче әбиләр янына килеп, һәммәсенә рәхмәт сүзләрен җиткереп, Рәхмәт хатлары тапшырды.

– Ятьмә үрү бер генә кеше башкара торган эш түгел…
– Октябрь аенда Резидә Закирова минем яныма килеп, ятьмәләр үрү теләге барлыгын әйтте.Ул вакытта әле Удмуртиядә беркем дә моның белән шөгыльләнми иде. Казанга барып, мастер-класста өйрәнеп кайтты ул. Беренче материалларны сатып алып, ноябрьдән ятьмәләр үрә башладылар. Хәзерге вакытта 7 ноктада ятьмә үрелә: 3 зур нокта шәһәрдә (УдДУның филиалы, 10нчы мәктәп, «Элида» яшүсмерләр клубы), калганы Алнаш, Грахово һәм райо­ныбыз авылларында.
Ятьмә үрү эшен башта өйдә башлап җибәрделәр. Резидәнең күршесе Әкълимә апа беренче станокны куеп, үрә башлады. Мөселман апа-әбиләр аңа килеп, көннәр буе эшләделәр. «ВКонтакте»да пост язып, акча җыйдык. Үрү өчен материалларын халыктан кергән акчага сатып алдык, агачтан станогын ясадык. Халык бертуктаусыз Әкълимә апада булды, әбиләр мартка кадәр көненә 7-8 ятьмә үрделәр. Хәзер нокталар атнасына 12-15не ясыйлар. Әбиләрне куып җитүче юк әле.
Аннан бу эшне Ижауда Наталья Решетникова оештырып җибәрде, хәзер 46 ноктада үрәләр. Аларны да без барып өйрәттек. Беренче җыелу урыннары Ижау медицина көллиятенең тулай торагы булды.

– Гүзәлия, шушы дәвердә кайсы вакыйгалар аеруча истә калды?
– Бервакыт бер әби килде. Ике транспорт белән килеп, көч-хәл белән безне эзләп табып, өченче катка менгәнче хәле беткән. Кулында – бер савыт куертылган сөт. Утырып ял иткәч: «Минем пенсия акчам бик аз, тик бер хәрбине булса да сөендерәсем килә», – диде. Шундый олы йөрәкле әби белән елый-елый аралаштык. Аны чәй эчертеп, такси белән озаттык.


Даими ярдәм кулы сузучы Богдан Култов бар әле. Аңа нибары 10 яшь. Беренче тапкырында әбисе белән килде. Мобилизация башлануга ук металл, макулатура җыеп, акча эшләп, алып килә башлады. Беренче тапкырында 996 сум акча алып килде. 995 сумын, металл тапшырып эшләгән, ә 1 сумын юлда тапкан. Хәрбиләргә теләкләрен җиткереп, исән-имин кайтуларын тели.
Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Грузев 200 мең акча бирде. Без шул акчага Яшел Үзәннән УАЗ машинасы сатып алып кайтып, тәүлек буе ремонтлап, Удмуртия полкының 2нче батальонына җибәрдек.
Бик ярдәмчел, мөселман кешебез өр-яңа диярлек машинасын бүләк итте. 100әр мең акча бирүчеләр бар. Андыйлар акчаны авыруларга тотаргамы, нидер алыргамы, үзләре үк әйтеп бирәләр. Гитара, гармун, баян да җибәрдек. Вольскидан гармун соратып алдылар.
Медколледж носилкалар белән бик нык ярдәм итә. Тегү фабрикасында, агроколледжда (директоры Наил Авзал улы) футболкалар, эчке киемнәр тегәләр, ленталар кисәләр.Илгиз Шәймәрданов бик нык ярдәм итә. Руслан Гарифуллин ике атнага тартма-тартма тушенка алып килә.

Соңгы машинаны җибәргән чакта машина йөртүче Пермьнән килде. Әйберләрне күрде дә, «Гүзәлия, борчылмагыз, хәзер барысын да сыйдырырбыз», — диде. «Мин беренче көннән үк СВОда булдым. Яраланып, госпитальдә озак ятарга туры килде. Миңа да шул вакытта волонтерлардан эчке киемнәр, футболкалар эләкте, аларны хәзер дә киям. Мин горурлык хисләре кичереп, сезнең ярдәмне илтермен. Сез зур эш башкарасыз!» – дип, хәтта ташлама да ясады.
Мәктәпләргә сыйныф сәгатьләренә чакыралар, укучыларга, студентларга «Уроки доброты» дәресләрендә эшләребез хакында, хәйриячелек эше турында сөйлим. Укучылар кызыксыналар. Безгә киләчәк буынны тәрбияләүдә бу бик мөһим, дип исәплим. Үземнең улыма 18 яшь. Ул – төп ярдәмчем. Күтәрә, ташый. Әти-әнием, энеләрем, энем­нең хатыны Алина бик нык ярдәм итә. Гаи­ләдәгеләрнең беркайчан да, миңа нигә ки­рәге бар, ник азапланасың, тукта дигәне юк. Барысы да аңлыйлар.

– Бу эшкә зур көч, сәламәтлек кирәк.
– Мин Аллаһы Тәгалә ярдәмен сизәм. Булышучы кешеләр очрап тора. Ижауда бер оешма акча җыеп, миңа китереп бирделәр. Җитәкчеләре: «Акчаны бары тик Гүзәлия аша гына җибәрәбез», – дигән. Агросәнәгать көллияте җитәкчеләренә һәм студентларына машиналарыбызны бушату һәм төяүдә даими ярдәм күрсәткәннәре өчен һәрвакыт зур рәхмәт белдерәм! Гомумән, гуманитар ярдәм җыюда булышкан һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. Бергә, бердәм булганда гына җиңүне якынайтып була. Ил төкерсә – күл була, дигән бит борынгылар. Илебез армиясе никадәр яхшы тәэмин ителсә дә, без солдатларга кайгыртуыбызны күрсәтергә, җан җылысы бирердәй җылы сүзләр әйтергә, гуманитар ярдәм җыярга бурычлыбыз. Алар үзләре генә түгеллеген, туган якларда сагынып көтеп торучы кешеләре барлыгын, безнең аларга ышануыбызны, ныклы тыл булуыбызны белеп торырга тиеш.

Изгелек җанда ярала

Аралашкан чагында Резидә Фиргать кызы Закирова да килеп җитте. Әңгәмәбезгә ул да кушылды.
– Тумы­шым бе­лән Та­тар­станның Тәтеш районы Сөен­дек авылыннан. Яр Чаллыда үстем. Резидә Казан университетын тәмамлап, математик-программист һөнәрен үзләштердем. Можга егетенә кияүгә чыгып, 27 ел яшибез. Эчке Эшләр министрлыгында эшләп, лаеклы ялга чыктым. Хәзер судта сәркатип булып эшлим. Ике улым (21 һәм 27 яшьлек) бар. Берсе быел гына университет тәмамлады, икенчесе Ижауда эшли. Мобилизация башлангач, бик нык борчуга калдым. Алабугада яшәүче дустым миңа: «Нәрсә елап, борчылып утырасың, әйдә, хәрбиләргә ярдәм ит», – дигән киңәш бирде. «Мин гади эшче, зур акчаларым юк, ничек ярдәм итә алам соң?» – дигәч, ул миңа ярдәм итү юлларын күрсәтте. Татарстанда ятьмә үрүче оешмага бардым, өйрәндем. УдДУ филиалы директоры белән сөйләшеп, ул безгә урын биреп, төркем тупладык, шунда эшли башладык. Аннан мин интернет аша Гүзәлияне табып, аңа килдем. Чөнки минем үзебезнекеләргә ярдәм итәсе килә иде. Беренче ятьмәне ирем белән 19 ноябрьдә өйдә үрдек. 18 ятьмә үреп, Гүзәлия ярдәме белән җибәрдек. Аңа кадәр әни белән авыруларны ташу өчен носилкалар тектек. Бүгенге көндә ятьмәләр саны 1551гә җитте. Ятьмә үрүчеләр шәһәр буенча гына 68 кеше булса, район буенча 100дән артык.
Гүзәлия һәм Резидә гаиләләре турында онытып, шәхси эшләрен читкә куеп, йөрәк кушканча, бертуктаусыз эшлиләр. Гүзәлия балалар йортларына, балалар бакчаларына да булыша.
Өстәл өстендә өелеп торучы Рәхмәт хат­­ларына күзем төште. «Рәхмәт хатлары алып киләләр. Монысы уллары хәрби опе­рациядә һәлак булган егетнең әти-әнисеннән, 810нчы бригада диңгез пехотасыннан, балалар йортыннан, монысы – безнең Удмуртия батальоныннан… Хәрбиләр ял итәргә кайт­кач, зур чәчәк бәйләмнәре тотып киләләр. Хәрбиләрнең рәхмәт сүзләрен ишетү эш­ләргә көч өсти. Кайчак хәтта безнең машинаны күрү белән шалтыраталар, шунысы иң рәхәт, иң күңелле мизгелләр», – ди Гүзәлия.
Бер генә зур чаралар да алардан башка узмый. Шәһәр көнендә, Сабантуйда, десантчылар көнендә алар «Сбор гуманитарной помощи» дип язылган палаткалар белән чыгып, ятьмә үрү буенча мастер-класс күрсәткәннәр. «Соңгы бәйрәмдә 20 меңнән артык акча җыелды. Эшнең нәтиҗәсен күргәч, вакыт әрәм узмаганын аңлыйсың», — ди Гүзәлия.
Булышырга теләгән бер генә кешене дә кире какмыйлар биредә. Якташларыбызга ярдәм итәргә теләсәгез, 78-35-43 номерына шалтыратып белешә аласыз.

Чыганак: янарыш18.рф

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*