tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ырынбур өлкәсе татар краеведлары Ырынбур шәһәрендә үткән Җәлилчеләрне искә алу чараларында катнаштылар
Ырынбур өлкәсе татар краеведлары Ырынбур шәһәрендә үткән Җәлилчеләрне искә алу чараларында катнаштылар

Ырынбур өлкәсе татар краеведлары Ырынбур шәһәрендә үткән Җәлилчеләрне искә алу чараларында катнаштылар

Өлкә үзәгендә чаралар 2023 елның 15 август көне үткәрелде. Сәгать 12-гә халык Постникова урамында урнашкан Муса Җәлил һәйкәле янында җыйналды.

Герой шагыйрь, якташыбыз Муса Җәлил кызы Чулпан белән Ырынбур өлкәсе губернаторы Денис Паслер янәшә атлап, һәйкәлгә кызыл чәчәкләр салдылар.

Мусаның оныгы Татьяна һәм туруны Елизавета белән янәшә атлап, Оренбур өлкәсе Закончыгару җыены рәисе Сергей Грачев Җәлил һәйкәленә озак торып башын иде.

Чәчәкләр салгач, халык М.Фәйзи исемендәге өлкә татар драма театрының залында җыйналды. Безгә театр “Минем тормышым халыкта җыр булып яңгырады…” исемле спектаклен тәкдим итте.

Дикторлар, театр артистлары 3 минут аралаш 1944 елның 25 август көнне фашист гильотинасы астында башлары киселгән 11 Җәлилчеләрнең исемнәрен атаганда, залда җаннарны өзәрлек тынлык урнашты. Унбер татар улыбыз, Җир шарының тынычлыгы өчен башларын гильотинага салырга елмаеп, җырлап барганнар. Бер-ике кеше елмаеп барырга мөмкин, ә үнбер кешенең дә шулай баруы, моны күргән шаһитларны да тетрәндергән, диде диктор.

Күренекле татар шагыйре, антифашист, Советлар Союзы Герое, Ырынбур якташы Муса Җәлилнең кызы, оныгы һәм оныкчыгы 14, 15 һәм 16 августта Ырынбур өлкәсендә сәфәр ясадылар. Алар М.Җәлилнең Казандагы музей-фатиры һәм «Татнефть-мирас»тарихи һәм мәдәни мирасны саклауга ярдәм итү үзәге җитәкчелеге ярдәмендә безнең өлкәгә килә алдылар.

Барлык очрашуларда да Муса Җәлилнең китапларын сатып алырга, теләгәндә туганнарыннан автограф алырга да мөмкинчелек булды.

Альмира Омарова
16 август 2023 ел

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*