tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Фирүзә Халдарова белән очрашты
Васил Шәйхразыев Фирүзә Халдарова белән очрашты

Васил Шәйхразыев Фирүзә Халдарова белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, Ташкенттагы татар мәдәни үзәге җитәкчесе урынбасары Фирүзә Халдарова белән очрашты. Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та катнашы.

Эшлекле сөйләшү барышында алар Үзбәкстандагы милләттәшләребезнең яшәеше хакында һәм 17 сентябрьдә Үзбәкстанда узачак “Татар кызы” бәйгесе турында фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*