tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Равил Сабырның 50 яшьлек юбилена багышланган чаралар узды
Равил Сабырның 50 яшьлек юбилена багышланган чаралар узды

Равил Сабырның 50 яшьлек юбилена багышланган чаралар узды

Үткән шимбәдә Әлмәт татар драма театрында күренекле язучы, драматург, журналист Равил Сабырның 50 яшьлек юбилена багышланган чаралар узды.

Юбилярны котларга Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, «Яңа гасыр» телекомпаниясе генераль директоры, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов, “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов, иҗатташ дуслары һәм күпсанлы тамашачылар килгән иде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев язучыга Рәхмәт хаты юллаган иде. Аны сәхнәдән авторга БТКның Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов тапшырды.

“Сез  драматургия белән журналистиканы берләштерә алган һәм җәмәгать эшчәнлегендә актив кайнаучы милләтпәрвәр язучы. Үзегезнең әсәрләрегез аша илебезнең төрле чорын бизәкләмичә яки каралтмыйча ничек бар – шулай күрсәтеп бирә белә торган талантлы каләм иясе. Кайсы өлкәдә хезмәт куйсагыз да, без Сезне катлаулы чорыбызның гадел елъязмасын алып баручы күренекле замандашыбыз буларак күрәбез,” – дип язылган хатта.

Юбилей кичәсе «Фәхрине үтереп ташладылар» киноспектакле премьерасы белән дәвам итте. Спектакль Равил Сабырның шул исемендәге романы нигезендә куелган. Режиссер – Александр Далматов, Дитнар Хөснетдинов. Рәссамнар – Сәлимә Аскарова, Булат Ибраһимов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*