tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар мәдәнияте көннәренең ябылу тантанасында
Татар мәдәнияте көннәренең ябылу тантанасында

Татар мәдәнияте көннәренең ябылу тантанасында

13 апрель көнне өлкәдә татар мәдәнияте көннәренең тантаналы рәвештә ябылу чарасы кысаларында Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә “Таң йолдызы” XXXIII нче балалар фестивале һәм “Халык сәнгате” XIV нче өлкә бәйгесендә җиңүчеләрнең гала-концерты булып үтте. Ул өлкә хакимияте, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчелегендә, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм шәһәр, район автономияләре тырышлыгы белән оештырылды. Чара барышында зал тутырып килгән тамашачыларны хакимият вәкилләре бәйрәм белән котлап, татар мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен үстерүгә , себер татарларының бай мирасын буыннан-буынга тапшыру эшенә зур өлеш керткән шәхесләрне Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Аннары тамашачылар рәхәтләнеп өлкә бәйгеләрендә җиңү яулаган җирле үзешчән артистларыбызның матур чыгышларын карап, ял иттеләр. Чыгыш ясаучылар арасында Төмән тамашачысына күптән таныш булган “Дуслык’ (җитәкчесе Х. Мирхәйдәров, Төмән шәһәре) халык җыр , “Сандугач” (З.Кожевникова, Ялутор шәһәре) фольклор, “Шытыр-Шатыр” (Г.Габдуллин, Төмән районы, Шыкча авылы) балалар фольклор, “Тамаша” (И.Бакиев, Ялутор районы, Аслана авылы) фольклор, “Саз” (Е.Әхмәтҗанова, Түбән Тәүде районы, Тарман авылы) фольклор, “Аккош” (Е.Харламова, Төмән татар мәдәният үзәге) бию ансамбльләре дә бар иде. Ялгыз җырчылар – Наилә Габдуллина, Зөфәр Янгулов, Гүзәл Мәҗитова, Диана Алиева, Шамил Колмәмәтовның чыгышлары да бәйрәм концертын бизәде. Тамашаның җырлы-биюле программасын күренекле шоумен, радио – телетапшыруларын алып баручы, җырчы Тимур Шквал белән нәфис сүз остасы Лилия Фәизова күтәренке рухта, бик матур алып бардылар. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Чыганак: janarishtymen

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*