tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивалендә катнашырга чакырабыз
Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивалендә катнашырга чакырабыз

Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивалендә катнашырга чакырабыз

Яшь башкаручылар конкурсы Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале кысаларында 2007 елдан бирле уздырылып килә.

Конкурсның максаты – халыкчан башкару, академик вокал, эстрада җыры һәм инструменталь башкару өлкәсендә яңа талантлар эзләү, барлау һәм аларга ярдәм итү.
Төрле елларда фестивальдә татар җырчылары һәм башка милләт вәкилләре дә катнашты.

Фестивальне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге Иҗтимагый татар мәдәнияте фонды оештыра.

ХX Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсына гаризалар кабул итү 7 апрельга кадәр дәвам ителә.

Конкурста катнашу өчен гаризаны vagapovfond.ru сайтында тутырырга мөмкин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*