tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республика Президенты инаугурациясе көне билгеле булды
Республика Президенты инаугурациясе көне билгеле булды

Республика Президенты инаугурациясе көне билгеле булды

18 сентябрьдә Татарстан Президенты вазыйфасына керешү тантанасы булачак. Чараны уздыру көнен бүген республика Дәүләт Советы Президиумы утырышында депутатлар билгеләде.

Тантана Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узачак. Ул иртәнге сәгать 10да башлана.

“Тантананың мөһимлеге һәм республика халкының бу вакыйгага зур кызыксынуы белән бәйле рәвештә, турыдан-туры теле- һәм радиотрансляция оештырырга тәкъдим ителә”, – диде ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина.

Чарага чакырылучыларның гомуми саны 770 кеше булачак.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*