tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры куйган спектакльләрнең туры эфирын дөньянының теләсә-кайсы почмагында карарга була
Камал театры куйган спектакльләрнең туры эфирын дөньянының теләсә-кайсы почмагында карарга була

Камал театры куйган спектакльләрнең туры эфирын дөньянының теләсә-кайсы почмагында карарга була

Сез безнең спектакльләрнең интернет трансляцияләрен яратып өлгердегез. Мәскәү, Яр Чаллы, Нью-Йорк, Хельсинки, Истамбул – театрның онлайн-спектакльләрен бөтен дөньяда карадылар! Яңа сезонда без онлайн-спектальләрне дәвам итәргә булдык. Спектакльләр турыдан-туры эфирда күрсәтеләчәк. Дөньяның кайсы почмагында яшәвегезгә карамастан, сез шушы минутта уйналган спектакльне тамаша кыла алачаксыз. Сайтка керегез kamalteatr.ru һәм берничә төймәгә басып, онлайн спектакльләргә билет алыгыз, – дип хәбәр ителә Камал театры сайтында.

Билетларны алдан алырга тәкъдим ителә, чөнки һәр трансляциянең вакыт чикләве бар.  Спектакльгә билетны эфир тамамланганчы гына сатып алырга була.  Мәсәлән, “Исәнмесез!?” спектакленә билетны бүгеннән алып трансляция тәмамланганчы 23нче сентябрь 22.00 сәгатькә кадәр сатып алырга мөмкин. Эфирга билет сатып алучыларның спектакльне карый башларга 24 сәгать вакытлары була. Спектакльне карый башлагач, карап бетерү өчен тагын 24 сәгать бирелә.

Туры эфирлар рус теленә субтитрлар белән тәэмин ителә. Спектакльне компьютер, телефон, Smart TV технологиясе булган телевизорлар аша карарга була.
Туры эфир афишасы популяр комедияләрдән, соңгы сезон премьераларыннан, классик спекьтакльләрдән гыйбарәт. Туры эфирлар сезоны Фәрит Бикчәнтәвнең Мансур Гыйләжев әсәре буенча сәхнәләштергән “Исәнмесез!?” спектакле белән ачылачак. Спектакльнең премьерасы 2019 елда үтте.

Туры эфирлар афишасы:

Туры эфирларга билетлар алу тәртибе:

  1. Сайтны ачырга kamalteatr.ru
  2. Үзегез турында мәгълүматны тутырып, регистрация үтәргә. Почтагызга килгән хат аша имэйлны расларга.
  3. “Афиша” бүлеген ачырга.
  4. Спектакльне сайлаганнан соң “Туры эфир сатып алырга” төймәсенә басырга.
  5. Билет сайлаганнан соң “Кәрҗингә” керергә.
  6. “Түләү” төймәсенә басырга.
  7. Түләү битендә банк картасы мәгълүматларын тутырып, сумманы түләргә. Түләнгәннән соң трансляциягә ссылка белән электрон почтагызга хат киләчәк.
  8. Тиешле көндә һәм тиешле вакытта сылтама аша үтеп яки театр сайтындагы шәхси кабинетыгыз аша спектакльне карарга мөмкин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*