tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республика җитәкчелеге “Изге Болгар җыены”нда катнашты
Республика җитәкчелеге “Изге Болгар җыены”нда катнашты

Республика җитәкчелеге “Изге Болгар җыены”нда катнашты

Бүген борынгы Болгар шәһәре территориясендә “Изге Болгар җыены” узды. Гадәттәгечә, чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары катнашты.

Быел бәйрәмгә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин да кушылды. Ул Россия Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән кунакларны һәм бәйрәм оештыручыларын сәламләде. “2022 елда Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула. Миңа әлеге чараны әзерләү һәм уздыру буенча комитетны җитәкләргә әмер бирелде. Якын арада оештыру комитеты составы расланачак”, – дип хәбәр итте Марат Шакирҗан улы.

Республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Россия Президенты Владимир Путинга быелгы чараны уздыру мөмкинлеге өчен рәхмәтен белдерде: “Киләсе елда ата-бабаларыбызның ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула. Федераль дәрәҗәдә күп чаралар үткәреләчәк. Бу вакыйга һәрберебезнең хәтерендә калсын иде”, – диде Татарстан Президенты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев сүзләренчә, “Изге Болгар җыены” күп еллар элек ислам динен кабул иткән буынга үзенә күрә рәхмәт сүзләре булып тора. “Бүгенге җыелуыбыз – Аллаһы Тәгалә ярдәме белән хыялыбызың тормышка ашуы. Россия күләмендә Ислам динен бәйрәм итү бик әһәмиятле. Без Болгарда Ислам динен кабул иткән буыннарга рәхмәт йөзеннән әлеге тарихи шәһәрне торгыздык”, – диде ТР Беренче Президенты.

Илүзә Әбелханова, Ләйсән Хаерова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*