Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Республиканың 20 мәчетендә татар теле курслары дәвам итә
Республиканың 20 мәчетендә татар теле курслары дәвам итә

Республиканың 20 мәчетендә татар теле курслары дәвам итә

Республиканың 20 мәчетендә татар теле курслары дәвам итә. “Без-татарлар” дип аталган өч айлык татар теле курслары 10 мәчеттә узды. Курсларга 350дән артык кеше йөргән. Бу хакта “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервьюда Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин әйтте.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте курслар буенча уңай бәяләмәләр алган. Быел уку вакытын 6 айга кадәр озайтачаклар.

“Бу альтернатива түгел, мәҗбүрилек чарасы. Мәчетләрдә татар телендә сөйләшүне беркем дә тыя алмаячак. Телне саклау өчен мохит кирәк, миңа калса, бу модада булырга тиеш”, – диде Сәмигуллин.

“Курсларның максаты грамматика өйрәтү түгел, ә кешеләрне көнкүреш дәрәҗәсендә татарча сөйләшергә өйрәтү”, – диде агентлык әңгәмәдәше.

 

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/28/168675/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*