tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәссам Илдар Вәлиуллинның “Татар җаны, татар рухы” күргәзмәсе
Рәссам Илдар Вәлиуллинның “Татар җаны, татар рухы” күргәзмәсе

Рәссам Илдар Вәлиуллинның “Татар җаны, татар рухы” күргәзмәсе

2023 ел – Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителү уңаеннан Әтнә үзәк китапханәсенең уку залында җирле рәссам Илдар Вәлиуллинның “Татар җаны, татар рухы” дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә үз эченә 20 картинаны туплаган.

Илдар Вәлиуллин – рәссам, СНГ профессиональ рәссамнар берлеге әгъзасы.  Ул 1957 елда Әтнә районының Күңгәр авылында туа. Биредә урта мәктәпне тәмамлагач армия сафларында хезмәт итә. Соңыннан рәссам  Казанда 4нче техник училищеда белем алып, сызымчы-конструктор һөнәрен үзләштерә.  Күңгәр урта мәктәбендә сызым, рәсем фәннәрен укыта. Бүгенге көндә рәссам лаеклы ялда, туган авылында яшәп иҗат итә.

Сезнең игътибарга, рәссамның рөхсәте белән, әлеге күгәзмәдәге картиналарны тәкъдим итәбез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*