tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәүф Хәсәнов: Иманлы иткән ислам динебез мөһимрәкме, әллә миллилек әһәмиятлеме?
Рәүф Хәсәнов: Иманлы иткән ислам динебез мөһимрәкме, әллә миллилек әһәмиятлеме?

Рәүф Хәсәнов: Иманлы иткән ислам динебез мөһимрәкме, әллә миллилек әһәмиятлеме?

Милләтебезнең яшәү рәвешен саклаган, аны иманлы иткән ислам динебез мөһимрәкме, әллә миллилек әһәмиятлеме? Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәновны Татар дин әһелләре форумы пленар утырышында чыгыш ясаганда шушы сорауга җавап бирергә тырышты.

  • Безнең караш ап-ачык. Нәрсә ул дин? Нәрсә ул милләт? Милләт тә, дин дә халкыбызның бер кавем, бер өммәт булып яшәү рәвеше. Шуңа күрә дә милләтне диннән, динне милләттән аеру мөмкин түгел. Безнең халкыбыз милләт булып сакланып калган, чөнки ул дини өммәт булып яшәгән. Менә шушы яшәү рәвешенә хәзерге глобализация, замананың социаль һәм рухи чирләре көчле басым ясый. Милләтне саклау өчен динне дә сакларга кирәк. Үзебезнең илдә, Идел буе Урал төбәгендә формалашкан яшәү рәвешенә таяну табигый, нормаль күренеш, – дип белдерде ул үз фикерен.

Аның сүзләренчә, глобализация һәм заманыбыз бәлаләре дини һәм милли эшләребезне бергә алып барырга мәҗбүр итә. Һәм монда бернинди каршылык та юк. Чөнки тарихта да татарча яшәү рәвеше мөселман әхлагы нигезендә күңелләргә сеңгән. Хәзерге чорда шушы яшәү рәвешен саклап калу үзебездән тора. Иманны саклау, Аллаһ гибәдәт кылу, гыйлемгә омтылу, ата-ананы, өлкәннәрне олылау, кешене рәнҗетмәү, тәртипле, тәүфыйклы булу, хезмәтең белән гаиләне, дөньяны матурлау, балалар үстерү, дәүләтне ныгыту, яшәү шартларын бизәү – ислам диненең һәм татар милләтенең шундый тәрбияви тәэсире үзебезгә дә, башка кавемнәргә дә уңай нәтиҗләр бирә. Алар бары тик файда гына китерә.

Нәтиҗәләр булсын өчен ул конкрет эшләнергә тиешле эшләрне санап китте: мәхәллә системасын тергезеп, авылларыбызда пай җирләрне барлап, матди иктисади нигезне булдыру, закәт механизмларын реаль шартларда кулланырлык итеп үстерү кирәк. Балалар бакчасыннан башлап мәктәп беткәнче милли һәм дини белем бирү мөмкинчелекләрен тудыру кирәк. Халкыбызга төрле чаралар үткәрү өчен мәчет кырында ашханәләр, спорт биналары, хәләл сәүдә, шифаханәләр булдыру файдалы.

Рәүф Хәсәнов Конгрессның төбәк оешмаларында шундый ук аксакаллар шуралары төзеп, өлкәннәр фикеренә таянып дөнья көтәргә өйрәнергә тәкъдим итте.

Җәмгыятебездә проблемалар бик күп, аларны хәл итүдә аксакаллар үз өлешләрен кертер дип ышандырасы килә. Акыл ияләре игътибарыннан тарихи ядкәрләр дә читтә калмас дип өметләнәм, – диде Рәүф Хәсәнов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*