tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәйсә Касимова: «Авылым язмышы борчый»
Рәйсә Касимова: «Авылым язмышы борчый»

Рәйсә Касимова: «Авылым язмышы борчый»

Балезино районының Кожило авылы – удмурт авылы. Ә 80 нче елларда тумышлары белән Кис­тем авылыннан булган Касимовлар гаиләсен язмыш җилләре нәкъ шушы авылга китерә һәм алар биредә бердәнбер татар гаиләсе. 1988 елда Касимовлар гаиләсендә икенче бала булып кызлары Рәйсә дөньяга килә.

«Әнием Казан ветеринар институтын тәмамлагач, Кожило авылының Мичурин исемендәге колхозына ветеринар булып юллана. Яшь белгеч буларак аңа шунда яңа фатир бирәләр. Моңа кадәр очрашып йөргән парның өйләнешкәч, кайда яшәргә дигән соравына җавап шушы була. Менә шулай без удмурт авылында бердәнбер татар гаиләсе булдык. Шуңа күрә туган телдә аралашу да өй кысаларыннан чыкмады. Авыл мәктәбен тәмамлап, мин Ижау авыл хуҗалыгы академиясенең икътисад бүлегенә укырга кердем. 5 ел уку дәверендә шәһәргә ияләшергә мөмкинлек булса да, кулыма диплом алгач, бер генә минут та уйлап тор­мыйча, авылга кайтып киттем. Колхозның икътисадчысы булып 5 ел эшләдем. Шул елларда икътисадчы һөнәренең минем өчен түгеллеген, характерыма туры килмәвен аңладым. Чөнки мин бер урында гына уты­рып, вакыт уздыра торганнардан түгел. Миңа һәрвакыт хәрәкәт, яңалык кирәк, холкым бер дә тыныч түгел. Безне әти-әни хезмәт белән тәрбияләде. Мал-туарыбыз бик күп иде, кечкенәдән абый белән аларны карап үстек. Яз, җәй көннәрендә һәрвакыт бакчада эшләдек. Шәһәр балалары кебек безнең өстәмә белем бирү учреждениеләрендәге түгәрәкләргә йөрергә вакыт та, мөмкинлек тә булмады. Авыл китапханәсеннән ерак китә алмадык. Тик шулай да балачагымнан бер генә дә зарланмыйм. Киресенчә, әти-әниемә шушы тәрбияләре өчен чиксез рәхмәтле».
2008 елда Падера авылы клубында Рашат исемле татар егете белән танышып, 2010 елда алар гаилә корып җибәрәләр. Рашат – тимер юлда, Рәйсә колхозда эшлиләр. «2015 елда декрет ялына чыккач, буш вакытым күбәйде. Чөнки кызым бик тыныч булды. Шул вакытта мин үз-үземне эзли башладым. Парикмахер һөнәрен үзләштереп, төрле прическалар ясау белән шөгыльләнеп тә, тегеп тә карадым. Бу эшләр үземә ошый иде, ләкин гаиләмнең һәм шәхсән үземнең ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек кереме булмады. Тормыш иптәшем Рашат яхшы хезмәт хакы алып эшләсә дә, минем аңа ярдәм итәсем килде. Чөнки без ул вакытта үз өебезне җиткерә башлаган идек. Студент елларында уку белән беррәттән сатучы булып эшләдем, бертуган абыем да эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Мин дә батырчылык итеп, башлап карарга булдым. Авылда кечкенә генә кибет ачып, Удмуртиянең һәм Россиянең төрле фабрикаларында җитештерелгән йорт җиһазлары белән сату итә башладым. Баштарак мебель аз сатылса да, бу эш миңа бик ошый иде, үзенчә бер хобби барлыкка килде. Мин үзем – сатучы да, кладовщик та, менеджер да, хисапчы да. Гомумән, бар җаным-тәнемне биреп, шушы эшкә кереп киттем. Шул вакытта югары уку йортында алган белемнәрнең кирәге чыкты. Әкренләп эшем үсә башлады, тәҗрибәм артты: 30-40 кв.м мәйданлы кибеттән башланган эшем бүгенге көндә 2000 кв.м мәйданга җәелде. Ирем башта төп эшеннән китмичә, вакыты барында гына миңа ярдәм итә иде, хәзер инде икәүләп гаилә бизнесын үстерәбез. Бүгенге көндә Балезино, Игра, Кез поселокларындагы 3 кибетебездә – йорт җиһазлары, ике кибеттә йорт өчен текстиль сатыла. Хәзерге вакытта парфюм сату юнәлешен өйрәнәм. Алла боерса, бу эшне дә булдырырмын дип уйлыйм. Мин һәрвакыт үз өстемдә эшләргә тырышам: эшем белән бәйле булган бер күргәзмәне, укуларны калдырмыйм. Әле шушы көннәрдә генә Мәскәү шәһәрендә узган халыкара күргәзмәдә булып, йорт җиһазлары җитештерү, сату өлкәсендәге яңалыкларны белеп кайттым. Аларны үз эшебездә кулланырга уйлыйм», – дип сөй­ләде Рәйсә уңышлары турында. Әйе, үз көчең белән барлык авыр­лыкларны җиңеп, максатыңа ирешүнең, хыялыңның чынга ашуын, аның нәтиҗәсен күрү – һәркем өчен зур бәхет, алга таба үсәргә канатландыручы көч.

Касимовлар гаиләсендә ике кыз үсеп килә. Ясминәгә – 7, Айсельгә 4 яшь. Тәрбия турында сөйләшкәндә, Рәйсә Альберт кы­зының: «Балалар белән махсус темаларга аралашып, тәрбия дәресләре уздырырга яратмыйм. Аны кирәк дип тә тап­мыйм. Үзеңне дөрес тәрбияләргә кирәк, ә балалар синнән үрнәк алып үсәчәк», – дигән сүзләре аеруча күңелдә уелып калды.

Рәйсә Альберт кызы ял көн­нәрендә милли ризыклар пеше­рергә дә, татар концертларына йө­рергә дә бик ярата икән. Тагын бер яраткан шөгыле турында әйтми калмый булмый: Рәйсә бик яратып чәчәкләр үстерә. Йортлары тирәсендәге бакчалары, өй эчләре әкияттәге кебек төрле чәчәкләргә күмелгән. Ул бу матурлыкны булдыруның серләрен дә, һәр чәчәкнең үзенчәлеген дә сәгатьләр буе сөйләргә әзер.

Миллилеккә килгәндә, бу гаиләне шәх­­­сән үзем күптән күзәтәм. Бале­зино райо­нында нинди генә бәйрәм узмасын, Ижауда нинди генә чара оештырылмасын ига­нәчеләр, хәй­риячеләр исемлегендә аларның фами­лияләре күренә. Кистем авылы мә­четенә дә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр Касимовлар. «Болар хакында без беркемгә дә әйтми идек. Бервакыт Сабантуй вакытында Илмир хәз­рәт Касимов Рәх­мәт хаты тапшыргач, кыенсынып киттем. Һәр мөселман кулыннан килгәнчә, Аллаһ йор­тына да, мохтаҗларга да ярдәм кулы сузарга тиеш. Бер яхшылык мең яхшылык булып кайта, диләр бит. Моннан тыш, бала­лар йортына да һәрдаим ярдәм итәргә ты­рышабыз. Ана назыннан мәхрүм булып тәрбияләнүче сабыйларны мин бигрәк тә кыз­ганам. Менә шуларга төрле бүләкләр ясап, аларның йөзләрендәге эчкерсез елмаюлары, шатланулары минем күңелемә рәхәтлек бирә. Илдә махсус опе­рация башланганнан бирле, моби­лизацияләнүчеләргә һәрдаим ярдәм итеп торабыз: инде берничә тапкыр иң кирәкле әйберләрне туплап, посылка җибәрдек.

Авылыбыз язмышы да борчый мине. Шәһәрдә булган уңайлыклар авылда да булсын, мәдәни чаралар уздырылсын дип телим. Шуңа күрә мәдәни тормышта актив булып, чаралар уздыруда ярдәм итәргә тырышам», – ди Рәйсә Альберт кызы.

50 данә «Яңарыш» газетасын Падера һәм Кистем авылларындагы милләттәшләребезгә алып кайтуны да узган ел үз җаваплылыгына ал­ган иде ул. «Авылыбыздагы вете­раннарга, гомумән, ярдәм сорап килгән һәр кешегә, үтенечләренә ка­рап, ярдәм итәргә тыры­шабыз», – ди яшь эшмәкәр.

«Авылым», – диеп янып яшәргә, аның үсешенә өлеш кертергә замана яшьләренең күбесе әзер түгел. Шәһәр тарта яшьләрне! Ә Ка­симовлар гаиләсен аларга үрнәк итеп куяр идем мин.

Хөрмәтле укучылар, сезнең арада да мондый гаиләләр бар икән, алар турында безгә язып җибәрегез!

Гүзәл Шакиров

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*