tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Минск шәһәрендә конференциядә катнашты
Данис Шакиров Минск шәһәрендә конференциядә катнашты

Данис Шакиров Минск шәһәрендә конференциядә катнашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Минск шәһәрендә “Сохраним историческую правду” XIV Россия ватандашларының белорус иҗтимагый берләшмәләре  республика конференциясендә катнашты.

Данис Шакиров конференция кунакларын һәм катнашучыларын Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән сәламләде. Үзенең чыгышында Бөтендөнья татар конгрессының чит илдәге ватандашлар белән эшләү тәҗрибәсе белән таныштырды. Шулай ук Беларусь республикасының “Чишмә” татар – башкорт мәдәни мирасы” халыкара иҗтимагый оешмасының актив эшчәнлеге һәм Беларусь Республикасы мөфтие Абүбәкер Шабанович эшчәнлеге турында ассызыклап сөйләде. Аеруча Белоруссиядә татар теле сакланышы, аның тормыштагы мөһим роле, татар телендә чаралар оештыру һәм татар теле белән ислам диненең аерылгысыз булуы мәсьәләләренә тукталды.

Белоруссия татарлары тарихы 1397 елдан башлана. Ул вакытта Алтын Урда һәм Кырымнан берничә дистә мең татар-мөселман Литва кенәзенең чакыруы буенча Литва кенәзлеге җирләренә дәүләт чикләрен саклау хезмәтенә күченә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*