tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама районы “Ак калфак” оешмасы әгьзалары “Татарча диктант” акциясенә кушылды
Түбән Кама районы “Ак калфак” оешмасы әгьзалары “Татарча диктант” акциясенә кушылды

Түбән Кама районы “Ак калфак” оешмасы әгьзалары “Татарча диктант” акциясенә кушылды

Түбән Кама районы “Ак калфак” оешмасы әгьзалары телебезне саклау, милләттәшләребездә татарча дөрес язу күнекмәләрен үстерү максатында дөньякүләм “Татарча диктант” акциясен оештыруда һәм язуда бик актив катнаштылар. Ак калфаклылар һәм Татар конгрессы диктант язуны 2 мәйданчыкта: Халыклар дуслыгы йортында һәм Г.Тукай исемендәге китапханәдә оештырылды.

Чара хакында мәгьлүматны социаль челтәрләр аша катнашучыларга җиткерелде. Диктант текстын укуны да “Ак калфак” оешмасы вәкилләре башкарган. Алар арасында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гүзәлия Гыйбадуллина, Татарстанның атказанган укытучысы Нүрзия Мирхазова, укытучы Илхамия Зәкиевалар бар.

Текстларның Түбән Камалыдарның якташ әдипләре – Халык язучылары Разил Вәлиев, Зөлфәт Хәким әсәрләреннән алынуы диктант язучыларда аеруча горурлык хисләре уяткан. Күпчелек катнашучылар язган диктант 4-5 билгеләре белән бәяләнгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*