tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Истанбулда “Татарча диктант” язу һәм Татарстан байрагы көне узачак
Истанбулда “Татарча диктант” язу һәм Татарстан байрагы көне узачак

Истанбулда “Татарча диктант” язу һәм Татарстан байрагы көне узачак

27 нче ноябрь көнне 14.00 сәгатьтә Истанбул үзәге Солтанәхмәттә Татарстан байрагы көне хөрмәтенә очрашу, чәй эчү һәм бөтен татар дөньясына кушылып “Татарча диктант” язу узачак.

Диктант тәмамланганнын соң, Татар байрагына багышланган бәйрәм чәе белән очрашу дәвам итәчәк. Кунаклар Татарстан байрагы тарихы белән таныша һәм үзара аралаша алачак. Һәр кунакка истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

“Татарча диктант” акциясендә катнашучылар өчен махсус каләмнәр дә ясатылган. Каләмнәр 2023 елда татар язучысы һәм милләтебезнең күренекле иҗтимагый эшлеклесе Гаяз Исхакый тууына 145 ел булуы уңаеннан ясатылган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*