tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Белоруссиядә яшәүче милләттәшебез Камил Мәхмүтов белән очрашты
Данис Шакиров Белоруссиядә яшәүче милләттәшебез Камил Мәхмүтов белән очрашты

Данис Шакиров Белоруссиядә яшәүче милләттәшебез Камил Мәхмүтов белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Белоруссиядә.

Бүген ул  Белоруссиядә яшәүче милләттәшебез, авиация генерал – майоры, СССР Атказанган хәрби очучысы, Беларусия Хәрби һава көчләре офицерлары һәм ПВО гаскәрләре берлеге рәисе Камил Әхмәт улы Мәхмүтов белән очрашты. Ул халкыбызның бөек улына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламнәрен җиткерде.

Алар Россия Федерациясенең Беларуссиядәге Илчелегенең кабул итү залында урнаштырылган «Кол Шәриф» мәчете сурәтләнгән мозаик панноны карадылар. Әлеге панноны кую идеясен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев тәкъдим итә. 2020 нче елда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә Россия Федерациясенең Беларуссиядәге Илчелегенең кабул итү залында «Кол Шәриф» мәчете сурәтләнгән мозаик панносы куела. Панно Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге рәисе Фәрит Рәхмәтуллин эскизы буенча ясалган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*