tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар гладиаторын” котлау: спортчы Ринат Фәхретдинов – яшьләребезгә үрнәк!
“Татар гладиаторын” котлау: спортчы Ринат Фәхретдинов – яшьләребезгә үрнәк!

“Татар гладиаторын” котлау: спортчы Ринат Фәхретдинов – яшьләребезгә үрнәк!

4 июньдә АКШ ның Лас-Вегас шәһәрендә UFC көрәше ярышында (аны катнаш алыш дип тә атыйлар) Мордовиядә туып үскән татар егете Ринат Фәхретдинов грек милләтле спортчы Михайлидисны бик мөһим турнирда җиңеп чыкты. Иң көчле көрәшчеләр катнашкан бу ярышта зур уңышларга ирешкән 30 яшьлек татар егетенең бу көрәшен татар дөньясы дулкынланып күзәтте. Ринат Фәхретдинов бу юлы да кыю һәм оста көрәшеп, көндәшен җиңеп чыкты.

Бу зур казаныш уңаеннан Татарстанның премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев спорт дөньясында “татар гладиаторы” кушаматы алган милләттәшебезгә котлау хаты җибәрде. Тәбрикләү хатында шундый сүзләр бар:“Бу җиңү Татарстан һәм татарлар өчен бик мөһим. Син татар яшьләре өчен үрнәге булып торасың, кыюлык, батырлык, осталыкка һәм белемгә омтылу  өлгесе күрсәтәсең!”

Татар җәмәгатьчелеге спорт күгендә кабынган яңа йолдызны зур җиңү белән котлый.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*