Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров Казахстаннан килгән делегация белән очрашты
Ринат Закиров Казахстаннан килгән делегация белән очрашты

Ринат Закиров Казахстаннан килгән делегация белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров Алма-Ата өлкәсенең  Казахстан халкы ассамблеясе вәкилләре белән очрашты. Делегация составында Казахстандагы милләттәшебез  – Алма-Ата өлкәсенең татар-башкорт мәдәният үзәгенең идарә рәисе, педагогика фәннәре докторы, профессор Гриф Хәйруллин  дә бар иде.

Ринат Закиров ассамблея вәкилләренә Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге, соңгы елларда башкарылган эшләр турында бәян итте, шулай ук  ике тугандаш халык арасында булган дустанә мөнәсәбәтләр, фәнни һәм мәдәни багланышлар тарихына да кагылып уздылар. Киләчәктә дә ике халык арасындагы дуслыкны ныгытуда теләктәшлек белдерделәр.  Очрашуда Алма-Ата өлкәсенең  Казахстан халкы ассамблеясе секретариаты җитәкчесе Торсынбай Габитов , халык иҗаты үзәге бүлеге җитәкчесе Әскәр Нурмөхәммәтов, Алма-Ата өлкәсенең  казах этномәдәни үзәге рәисе Серикбол Шыныбаев һ.б. катнаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*