tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Риваять” этно-төркеме “Нәүрүз” бәйрәменә чакыра
“Риваять” этно-төркеме “Нәүрүз” бәйрәменә чакыра

“Риваять” этно-төркеме “Нәүрүз” бәйрәменә чакыра

“Риваять” төркеме үзенең кызыклы программасын 24 нче март көнне Казан шәһәрендәге “Әкият” балалар үзәгендә тәкъдим итә. Адресы, Петербург урамы, 57 нче йорт. Тамаша 19.00 сәгатьтә башлана.

“Риваять” этно-төркеме – халкыбызның онытылып барган моңнарын, уен коралларын халкыбызга кире кайтаручы, профессиональ музыкантлар һәм җырчыларны туплаган төркем.

“Нәүрүз” дип аталучы концерт программасында артистлар тамашачыны борынгы көйләребез, йолаларыбыз белән таныштырыр. Ата-бабаларыбыз яратып уздырган “Нәүрүз” бәйрәме уеннарында катнашып күңел ачу мөмкинлеге тудырыр. Тамашага рәхим итегез. Билетларны “Кассир.ру”, “Билетон” сайтларында алырга була.

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*