tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия Федерациясе регионнарындагы һәм чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә узды
Россия Федерациясе регионнарындагы һәм чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә узды

Россия Федерациясе регионнарындагы һәм чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Россия Федерациясе регионнарындагы һәм чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре белән онлайн-форматта киңәшмә узды. Киңәшмәне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров алып барды.

Ул оешма вәкилләрен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

– Киңәшмәнең төп мәсьәләсе – Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан 2024 нче елның “Шәхесләр елы” дип игълан ителүе. Безгә һәрбер җирлекнең  шәхесләрен барлау кирәк. Һәр төбәкнең, авылның, урамның, гаиләнең үз шәхесе була. Күбебезгә билгеле әдипләр, сәнгать әһелләре белән беррәттән, бүгенге көн шәхесләрен дә барлап чыгу зарур. Бу эшне безгә берлектә башкарып чыгарга кирәк, – диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев федераль округларда буласы җыеннар турында сөйләде. Округ утырышлары 2018 елда старт алды. Әлеге очрашулар тәҗрибә уртаклашу өчен мәйданчык булып тора. 2024 елда узачак федераль округлар буенча җыеннар Уфа шәһәрендә башланып китәчәк.

Танылган фольклорчы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова, “Дастаннар елы”на нәтиҗә ясап, “Татар ядкәрләре” проекты турында сөйләде. Әлеге проектның электрон челтәрләрдәге төркемнәрендә татар халкының уникаль ядкарьләре турында мәгълүмат табарга мөмкин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*