tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия Мәдәният министрлыгы Казанда Иске Таш мәчетен реставрацияләүгә 33 млн сум бирә
Россия Мәдәният министрлыгы Казанда Иске Таш мәчетен реставрацияләүгә 33 млн сум бирә

Россия Мәдәният министрлыгы Казанда Иске Таш мәчетен реставрацияләүгә 33 млн сум бирә

Казанда «Яңа Бистә мәчете»н (Иске Таш) ремонтлауны дәвам итү 33 млн сумнан артып китәчәк. Проектның заказчысы Россия Мәдәният министрлыгы, акча федераль бюджеттан бүленә. Бу хакта Дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган тендерда әйтелә.

Бу сумманың 15 млн сумы федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектын төзекләндерү-реставрацияләү эшләренә, су чыгару һәм су белән тәэмин итү системаларын ремонтлауга, электр белән тәэмин итүгә һәм җылытуга, вентиляция һәм сигнализация, архитектура яктырткычларын уздыруга, өй алды баскычын яңартуга һәм башка эшләргә тотыла.

Реставрация киләсе елның 16 августына тәмамланырга тиеш диелә.

Искәртик, объектларда эшләр «Тарихи хәтер» федераль проекты буенча алып барыла. Мәҗит Гафури урамында XIX гасыр бинасын реставрацияләүдән тыш, биредә мәдрәсә һәм хәләл кафесы булган тулы бер комплекс булдырылачак.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*