tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты
Васил Шәйхразиев Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты

Васил Шәйхразиев Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев эш сәфәре кысаларында Алтай Республикасында Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Васил Шәйхразиев һәм Әлбир хәзрәт Крганов Бөтендөнья татар конгрессының Россия мөселманнары Дини җыены белән хезмәттәшлеге, уртак эше турында фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук Кемерово өлкәсе мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев катнашты. Аның белән Милли Шура рәисе Кемеровода узган Федераль Сабантуйга йомгак ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*