tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия регионнарының татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре Уфадагы “Матбугат йорты”нда булды
Россия регионнарының татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре Уфадагы “Матбугат йорты”нда булды

Россия регионнарының татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре Уфадагы “Матбугат йорты”нда булды

12 декабрьдә Россия Федерациясе регионнарының татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре М. Акмулла исемендәге БДПУда, Уфаның 65 номерлы татар гимназиясендә, “Лалә-Тюльпан” Җәмигъ мәчетендә булды.

Бүген кунаклар  “Матбугат йорты”нда  татар телендә нәшер ителүче “Кызыл таң” газетасы һәм “Тулпар”, “Әллүки” журналлары редакциясендә килде. Алар газета һәм журналларның эшчәнлеге һәм тарихы белән таныштылар. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

“Кызыл таң”ның тарихы белән  газетаның баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов таныштырды. Ул басмага алдагы елда 105 ел тулачагын билгеләп үтте.

-Газетабыз 1918 елның 1 мартында Оренбург шәһәрендә чыга башлый. Башта аның исеме – “Яңа авыл”га, аннары 1930 елның 1 гыйнварыннан “Коммуна” дип үзгәртелә. 1941 елның 8 июлендә газета чыгудан туктый, ә 1944 елның 12 мартында газета “Кызыл таң” дигән исем белән яңадан чыга башлый,-диеп сөйләде ул.

“Тулпар” яшьләр журналы һәм “Әллүки” балалар журналы сайтта һәм социаль челтәрләрдә дә актив эшчәнлек алып бара. Фаил Фәтхетдинов сүзләренчә, “Кызыл таң” сайтын – ай саен 300 меңгә якын, “Тулпар”ны – 175 мең, “Әллүки”не 35 мең кеше укый.

– Ел ахырында без Башкортстанга килеп нәтиҗә ясый торган форматта чаралар үткәрәбез. Быел Бөтендөнья татар конгрессының төбәкләрдәге оешмалары җитәкчеләрен бирегә алып килдек. Сезнең редакция эшчәнлеге белән танышу программага юкка гына кертелмәде. Татар матбугаты белән бәйле подписка, социаль челтәрләрдә эшләү мәсьәләләре бертөрле, ул аерым төбәккә генә хас түгел. Сез әле әйтеп үткән мәгълүматлар, бүгенге хәл-шартлар өчен бик зур саннар, – диде Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Бу чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, РФ төбәкләренең татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессының Төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе профессор Альберт Борһанов, Бөтендөнья татар конгрессының Дини оешмалар белән эшләү секторының баш референты Баязит Зәйдуллин һәм башкалар катнаша.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*