tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Россия радиосы» өчен татар халык җырларыннан торган тапшыру әзерләнгән
«Россия радиосы» өчен татар халык җырларыннан торган тапшыру әзерләнгән

«Россия радиосы» өчен татар халык җырларыннан торган тапшыру әзерләнгән

Татарстан радиосы әзерләгән музыкаль тапшыру «Россия радиосы»ның «Фолк альбом» тапшыруында трансляцияләнгән.

«Программада татар халык җырлары яңгырады. Халык җырларының жанрлары, кыскача тарихлары бәян ителде», – дип хәбәр итә радиожурналист Раил Садретдинов.

«Россия радиосы»ннан Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова язмаларында, Зилә Сөнгатуллина, Мирсәет Яруллин, Шамил Әхмәтҗанов, Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, «Гөлләр» ансамбле һәм «Сак-сок», «Зәкәрия» төркеме башкаруында «Әллүки», «Гөлҗамал», «Каз канаты», «Сибелә чәчәк», «Су буйлап», «Галиябану», «Кыска көй», «Күбәләгем», «Әпипә» һ.б. халык җырлары яңгыраган.

«Тапшыруның авторы – Майя Швецова. Быел Казан Дәүләт консерваториясен тәмамлаячак студентка Татарстан радиосында рус телендә татар мәдәнияте турында тапшырулар әзерли», – ди Раил Садретдинов.

  • «Фолк альбом Радио России» тапшыруының татар җырына багышланган чыгарылышын https://smotrim.ru/audio/2668730 сылтамасы аша тыңлап була.
  • Илнең төп радиосыннан союздаш республика халыклары мәдәнияте турында тапшырулар трансляцияләү совет елларында Бөтенсоюз радиосының матур традициясе була.
  • Үзгәртеп кору елларына кадәр Татарстан радиосы ел саен план буенча татар мәдәнияте һәм музыкасы турында 16 тапшыру эшләп тапшырырга тиеш була. Мәсәлән, музыкаль мөхәррирләр Рафаэль Ильясов, Сиринә Латыйпова тарафыннан заманында Бөтенсоюз радиосы өчен Илһам Шакиров, Фәхри Насретдинов, Мөнирә Булатова иҗатларына багышланган тапшырулар әзерләнә. Бу җырчыларга зур танылу алып килә.
  • Татар музыкасын пропагандалау Татарстан радиосы музыкаль тапшырулар редакциясенең төп миссиясенең берсе була.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*