Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Россия тарихы дәреслекләрендә татар халкы турында мәгълүмат күбрәк булачак
Россия тарихы дәреслекләрендә татар халкы турында мәгълүмат күбрәк булачак

Россия тарихы дәреслекләрендә татар халкы турында мәгълүмат күбрәк булачак

Россия тарихы дәреслекләрендә татар халкы турында мәгълүмат күбрәк булачак. Бу хакта КФУның Халыкара багланышлар институты директоры Раил Фәхретдинов “Татар-информ”да Татарстанның тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының II съездына багышланган матбугат конференциясендә җиткерде.

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының ел да уза торган съездының максаты татар тарихын укыту белән бәйле проблемалар турында фикер алышу һәм аларны чишү булып тора.

Россия укытучылары ассоциациясенең төбәк бүлеге сәркатибе Илсөя Фокеева игътибарны хәзер мәктәпләрдә укытылучы дәреслекләргә юнәлтте. Чарада катнашучылар фикеренчә, Россия тарихы дәреслекләрендә төбәкләргә аз игътибар бирелә. Фәхретдинов “Россия тарихын төбәкләр аша укыту” яңа проекты турында сөйләде.

“Хәзерге вакытта гомуми тарих дәреслекләрендә төбәкләргә һәм Россиянең төрле субъектларына, аерым алганда, Татарстан Республикасына тиешле игътибар бирелми. Заманча укытуда төп проблемаларның берсе булып шул торадыр, мөгаен. Махсус шуның өчен без татар тарихын тирәнтен өйрәнүгә багышланган яңа басмалар эшлибез. Хәзерге вакытта Татарстан мәктәпләре өчен 5тән 8 сыйныфка кадәр дәреслекләр язылды һәм хупланды”, – диде спикер.

Дмитрий Максимов 
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*