tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россиянең 150 укучысы «Тартария» төбәкара интеллектуаль иҗат форумында катнаша
Россиянең 150 укучысы «Тартария» төбәкара интеллектуаль иҗат форумында катнаша

Россиянең 150 укучысы «Тартария» төбәкара интеллектуаль иҗат форумында катнаша

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 2014 елдан башлап РФ субъектларыннан һәм районнарыннан татар балалары өчен профильле тел сменалары үткәрә.

Тел сменаларында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада, татар теле буенча халыкара олимпиадада, фәнни-гамәли конференцияләрдә, бөтенроссия иҗат конкурсларында катнашучылар арасыннан 12-17 яшьлек укучылар катнаша.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, катнашучыларның географиясе шактый киңәйде. Соңгы өч елда Россиянең 30 субъектыннан, шулай ук Казахстаннан 5 меңнән артык укучы ял итте. «Тартария» төбәкара балалар һәм яшьләр интеллектуаль иҗаты форумында Татарстаннан һәм Россия субъектларыннан 150 кеше катнаша (Ульяновск, Түбән Новгород, Төмән, Томск, Оренбург, Самара өлкәләре, Мәскәү шәһәре, Чувашия һәм Башкортостан Республикасы).

“Тартария” форумында катнашучылар өчен республиканың югары уку йортлары галимнәре, язучылары, талантлы яшьләре белән очрашулар, Казанның тарихи урыннарына экскурсияләр, татар телендә спектакльләр карау планлаштырылган.

Чыганак: mon.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*