tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әзәрбайҗан татарлары «Фәйзуллин йөзүләре» турында: Бик кызыклы традиция
Әзәрбайҗан татарлары «Фәйзуллин йөзүләре» турында: Бик кызыклы традиция

Әзәрбайҗан татарлары «Фәйзуллин йөзүләре» турында: Бик кызыклы традиция

Биектау районы Олы Кавал авылында «Фәйзуллин йөзүләре» бәйрәменең мәдәни өлешенә Әзәрбайҗан татарлары да килгән иде. Яшьләр коллективы авыл халкы һәм кунаклар алдында чыгыш ясады.

«Фәйзуллин йөзүләре» бәйрәме турында бүген генә белдем. Миңа бик ошады, кызыклы идея. Үземә дә йөзәргә тәкъдим иттеләр, бу юлы булмас, тик бер катнашырмын дип уйлыйм. Бу мәдәният һәм спортны берләштергән бик матур традиция. Мондый ысуллар яшьләрне дә җәлеп итә, дип уйлыйм», – диде Әзәрбайҗан татар яшьләре үзәге рәисе Диас Әхмәтҗанов.

Әзәрбайҗан татарлары Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чакыруы белән Болгарда узган фестивальгә килгән. «Коллективыбыз – «Яшьлек» ансамбле белән кичә Болгар җирлегендә концерт программасы күрсәттек. Коллективта 25 кеше бар. Актив татар яшьләре бездә күп, 200ләп кеше бар. 18 июнь көнне бик матур итеп Сабантуйны үткәрдек», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*