tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның Шаран районында урнашкан Күгәрчен-Бүләк авылында мәчет ачылды
Башкортстанның Шаран районында урнашкан Күгәрчен-Бүләк авылында мәчет ачылды

Башкортстанның Шаран районында урнашкан Күгәрчен-Бүләк авылында мәчет ачылды

Башкортстанның Шаран районында урнашкан Күгәрчен-Бүләк авылында мәчет ачылды. Тантаналы чарада авыл халкы һәм төрле төбәктән җыелган кунаклар катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессынының Башкортстандагы вәкиле, Уфа шәһәре «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин үз чыгышында Шаран халкын яңа Аллаһ йорты ачылу белән тәбрикләде, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар  конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның сәламнәрен җиткерде.

Күгәрчен-Бүләк авылы халкы мәчет өчен рәхмәтләрен Туймазы районы Төмәнәк авылында “Ак мәчет” төзетүче Фәнир Галимовка әйттеләр – Шаран районына Төмәнәкнең элекке мәчете күчерелеп салынды.

Чыганак: БРда БТК вәкиллеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*