tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сан-Францискода пандемиядән соң беренче тапкыр Сабан туе булган
Сан-Францискода пандемиядән соң беренче тапкыр Сабан туе булган

Сан-Францискода пандемиядән соң беренче тапкыр Сабан туе булган

Сан-Францискода татар диаспорасы Сабан туен оештырган. Халыкара конкурслар лауреаты, яшь җырчы Лилиана Газизова милли бәйрәмдә чыгыш ясаган.

«Тумышым белән мин Ригадан. Казанда белем алдым. Хәзерге вакытта Американың Нью-Йорк шәһәрендә яшим. Сан-Францискода беренче тапкыр булдым. Сабан туенда АКШка күченгән беренче татар кешеләренең нәсел дәвамчылары белән таныштым. Аларның әби-бабалары Кытай, Корея, Япониядән күчеп килгән булганнар. Кунаклар арасында хәтта Австралия татарлары белән дә таныштым. Барысы да туган телен, шулай ук инглиз, төрек телләрен белә, әмма күбесе рус телен белми. Шуңа күрә татар һәм инглиз телләрендә аралаштык», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, бу пандемиядән соң беренче тапкыр оештырылган Сабан туе. «Милли бәйрәмдә чыгыш ясарга бик теләп риза булдым. Бу минем өчен зур хөрмәт. Нью Йорктан җиде сәгатькә якын самолетта – Американың икенче ягына очтым. Элекке елларда биредә күп кенә күренекле сәнгать эшлеклеләре чыгыш ясаган булган: Винера Ганиева, Рафаэль Ильясов, Филүс Каһиров, Рөстәм Асаев, Резедә Галимова һ.б», – диде ул.

Лилиана Газизова Сабантуйда Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, халык җырларын, заманча эстрада җырларын башкарган. «Итальян телендә дә җырладым. Бик шәп оештырылган иде, миңа барысы да ошады. Аркан тарту, чиләккә су салып ташу кебек милли уеннар да оештырылган иде. Татар халык ашларын пешереп алып килгәннәр иде» – диде ул.

«Чыгышымны бик уңай бәяләделәр, рәхмәт сүзләре ишеттем. Киләсе елга башка шәһәрләрдә Лос-Анджелес, Сиэтлга чыгыш ясарга чакырдылар. Чыгышларымның географиясен киңәйтәм, шулай ук татар мәдәниятен, чит илләрнең җыр традицияләрен саклауга үз өлешемне кертәм», – диде җырчы.

  • Сабан туен 1960 елларда оешкан Америка Төрки-Татар берлеге (The American Turko-Tatar Association) оештырган. «Татар диаспорасы вәкилләре белән якыннан таныштым. Сан-Францисконың татар диаспорасы Президенты Туран Апакай, шулай ук Илхан Садри, Диләрә Чапаноглу һ.б», – диде Лилиана Газизова.

Чыганак: tatar-inform.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*