tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Большеречьеда “Үзәк район мәчете”ндә булды
Милли Шура рәисе Большеречьеда “Үзәк район мәчете”ндә булды

Милли Шура рәисе Большеречьеда “Үзәк район мәчете”ндә булды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында, Большеречьеда “Үзәк район мәчете”ндә булды.

Аны Большеречье мәчете мулласы Равил Байгузин каршы алды. Васил Шәйхразыев милләттәшләр белән мәчетнең эшчәнлеге хакында сөйләште.

Большеречьеда мөселман зираты юк иде. 2 ел элек милләттәшләребезнең үтенечен өлкә һәм җирле җитәкчеләренә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җиткерде, шуның нәтиҗәсендә җир кишәрлеге бүлеп бирелде. Бүген Милли Шура рәисе Мөселман зираты урынын барып карады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*