tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югары Мәлемдә бердәм фольклор көнендә авылның җор телле апаларын искә алдылар
Югары Мәлемдә бердәм фольклор көнендә авылның җор телле апаларын искә алдылар

Югары Мәлемдә бердәм фольклор көнендә авылның җор телле апаларын искә алдылар

17 июль – бердәм фольклор көне. Шул уңайдан Югары Мәлем авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә мәгълүмати сәгать үткәрде.

«Бастырылган фольклор әсәрләр белән беррәттән авылыбызның җор телле әбиләребезнең иҗат җимешләрен искә төшердек. Көндәлек тормышта да тиз генә дүртьюллык белән җавап кайтаручы Маһисорур әби Шәрипова, Мәһүбҗамал әби Габидуллина һәм Гәзизә әби Фәтхуллиналар авылыбызның бизәге булып торалар иде. Аларны бүген искә алуыбыз дога булып барсын!» — ди Югары Мәлем мәдәният йорты директоры Лилия Сибгатуллина.

Маһисорур әби Шәрипованың 84 яшендә язып калдырган шигыре.

Күршеләрем

Күршең белән тату торсаң,
Савабы күп ахирәттә.
Менә без шулай яшибез,
Шулай яшәргә кирәк тә!
Күршеләрем яныма керсә,
Һич начар сүз башламаслар.
Аллаһ боерса, ышанып торам,
Догадан да калдырмаслар.
Бик күп гомер иттем инде
Авыр сүзләр ишетмәдем.
Тик күтәреп кенә алмыйлар
Ачып керсәм ишекләрен.
Кайгы булса серләшәбез,
Аш-су булса эндәшәбез,
Күгәрчендәй гөрләшәбез,
Шундый яхшы күршеләрем

Чыганак: zainsk-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*