tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенең «Старина Сибирская» музей-тыюлыгында булды
Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенең «Старина Сибирская» музей-тыюлыгында булды

Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенең «Старина Сибирская» музей-тыюлыгында булды

Бүген Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенең «Старина Сибирская» дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгында булды. Аны биредә Омск өлкәсенең Большеречье муниципаль районы башлыгы Василий Майстепанов һәм җәмәгать эшлеклесе Ләйлә Мөхәммәтшина каршы алды.

Музей Омск шәһәреннән 200 км ераклыктагы Большеречье бистәсендә урнашкан. Ачык һавадагы музей бирегә килүчеләрне Омск җиренең тарихы һәм мәдәнияте, архитектурасы, археологиясе һәм табигате белән таныша алу мөмкинлеге белән җәлеп итә. Музей 2014 елда оештырылган.

Хәзерге вакытта Большеречье районындагы “Старина Сибирская” дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгында татар утарының төзелеше бара. “Татар утары” татарларның гореф-гадәтләрен, телләрен, Омск өлкәсенең милли бердәмлеген саклау мәйданчыгы булачак. Кичә Васил Шәйхразыев Омск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Виталий Хоценко белән очрашуда утарны бергә ачу тәкъдимен җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*