tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлки районы Бибай Чаллысында авыл көне
Әлки районы Бибай Чаллысында авыл көне

Әлки районы Бибай Чаллысында авыл көне

Әлеге тарихи авылга 1740 елларда Иске Чаллыдан Бибай Белкиев җитәкчелегендә күченеп килүчеләр нигез салган. Революциягә кадәрге чыганакларда әлеге авылны Татар Бибай Чаллысы, Бибай Чаллысы исемнәре белән атау да билгеле.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына кергән.Бу чорда халыкның төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек булган.

Биш-алты еллап сабантуйлары да узмаган авылда зурдан кубып Авыл көне бәйрәмен уздыру үзен аклады.Бибай Чаллысына 300дән артык кеше җыелып, авыл кешеләренең әлеге бәйрәмгә күңел җылысын салулары хөрмәткә лаек.

Авылларны яшәтү, ата-бабаларыбыз тарафыннан кертелгән гореф-гадәтләрне саклау менә шундый авыл көннәрендә дә чагылыш таба бит.Бәйрәмгә Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән аның Казан бүлеге җитәкчесе, галим-хаҗи Фәрид Мифтахов бәйрәмне оештыручыларны котлап, Рәхмәт сүзен әйтте. Автор-башкаручы буларак,Фәрид Фәезович үзе иҗат иткән “Бәхет кошы” һәм “Алмагачлар”җыры белән бәйрәм хуҗаларына музыкаль сәламен дә җиткерде.

Авыл көненә шушы авылда туып үскән,авылдашлары өчен бу күркәм бәйрәмне зурлап оештыручы Бөтендөнья татар конгрессы активисты,100дән артык җыр иҗат иткән, халыкка “Яшиселәр килә”дигән җыры белән танылган Нияз Җәләлев Казаннан иҗатташ дуслары Фирюзә Хафизова, Фәнзирә Хаюмовалар белән кайткан иде.Авыл халкы Раил Рамазанов алып барган бәйрәмдә җырчыларга кушылып җырлады да, биеде дә,түгәрәк уеннарында да бик теләп катнашты,чын мәгънәсендә күңел ачты.

Туган нигезләрен саклап яшәүче авыл кешеләренең инде күптән шәһәрләргә киткән авылдашлары белән бердәм, дус булып шундый матур бәйрәмнәр оештыруы бары тик мактауга лаек.

Бибай Чаллысында узган Авыл көне Әлки районының башка авыллары өчен дә үрнәк.Анда алган тәэсирләр якташлар хәтерендә озак сакланыр.

Гөлнур Айзат

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*