tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Олы Бакырчыда кичке уен
Олы Бакырчыда кичке уен

Олы Бакырчыда кичке уен

Апас районының Олы Бакырчы авылында кичке уен узды.

“Гармунлы авылым кичләре” Кызыл Армия урамында узды. Бирегә килүче һәркем рәхәтләнеп күңел ачты: җыр, бию, онытыла барган халык уеннары, кызыклы җәзалар, кайнар коймак, самовардан яңа аертылган бал белән мәтрүшкәле чәй – барысы да авылдашларыбыз, кайткан кунакларыбыз өчен оештырылды.

“Йөзек салыш” , “Чума үрдәк- Чума каз”, “Ремень сугыш”,”Тукмак әйләндерү” уеннарында катнашып, өлкәннәребез яшьлек елларын искә алды, ә балалар аларны йотлыгып күзәтте, рәхәтләнеп уйнады.

Чыганак: apastovo.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*