tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Галиуллин башкорт укучыларына «Биш икеле» хикәясенең герое кем булуын әйтте
Рөстәм Галиуллин башкорт укучыларына «Биш икеле» хикәясенең герое кем булуын әйтте

Рөстәм Галиуллин башкорт укучыларына «Биш икеле» хикәясенең герое кем булуын әйтте

Уфада «Китап-бәйрәм»дә башкорт «Китап» нәшрияты корган чатырда татар язучысы Рөстәм Галиуллинның балалар өчен «Гипнозчы малай» китабы укучыларга тәкъдим ителде.

Татар китабын башкорт теленә тәрҗемә итеп чыгаруның инициаторы булган, Башкортстан язучылар берлеген җитәкләгән Айгиз Баймөхәммәтов аңлатканча, Рөстәм Галиуллин төрки дөньяда үз урынын тапкан, исем булдырган абруйлы язучы, шуңа аның әсәрләре моңа лаек.

Галиуллин, үз чиратында, китапның башкорт балалары тарафыннан җылы кабул ителүен әйтте. Сүз уңаеннан, китап Башкортстан мәктәпләренә таратылган.

Ул әлеге китапка кергән бер хикәя героеның прототибын да ачты – ул язучы үзе икән. Аның мәктәптә бер көндә биш икеле алганы булган, шул мотив буенча «Биш икеле» хикәясен язган. Хикәяне ул 15 яшендә иҗат иткән.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*