tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Хәйруллин яшь гаиләләр өчен рус телендә «Гаилә дәресләре» китабын чыгарды
Рөстәм Хәйруллин яшь гаиләләр өчен рус телендә «Гаилә дәресләре» китабын чыгарды

Рөстәм Хәйруллин яшь гаиләләр өчен рус телендә «Гаилә дәресләре» китабын чыгарды

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары, социология фәннәре кандидаты, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин яшь гаиләләр өчен рус телендә «Гаилә дәресләре» дигән китабын тәкъдим итте. Китап ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә дөнья күргән.

«Гаилә» мәчете булгач, без гаилә проблемаларын күтәрергә тырышабыз. Мәчеттә дә гаилә дәресләре алып барабыз. Шул дәресләргә нигезләнеп, китап чыгару – күптәнге хыял иде. Бу – яшьләр өчен дә, олылар өчен дә, гаилә корган яки кормаган кардәшләребез өчен дә, хәтта мөселман булмаган кешеләр өчен дә файда китерә торган китап», – дип сөйләде Рөстәм хәзрәт «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Китапның нигезен ир-атларның да, хатын-кызларның да бурычларын аңлаткан Коръәннең аятьләре, Пәйгамбәр (с.г.в.) хәдисләре тәшкил итә. Китап никах, хәләл җефет сайлау, ир белән хатынның хокукы һәм бурычлары, бала табу һәм бала тәрбияләү, мөнәсәбәтләрне яхшырту кебек бүлекләрдән тора. Ул яшь гаиләләр, гаилә корырга җыенучылар өчен. Ул мөселман булмаган татар, рус гаиләләре өчен дә гомуми рәвештә төзелгән.

«Гаилә дәресләре» китабы өч мең тираж белән «Хозур» нәшрият йортында басылган. Нәшриятның баш мөхәррире Гөлназ Ситдыйкова китапка ихтыяҗ барлыгын әйтте. «Гаилә дәресләре дигән әйбер мәктәптә укытылмый. Буыннар өзлексезлеге югалып бара, чөнки гаиләләр олы буыннан аерым яшәргә тырыша. Шуңа күрә мондый китапларга ихтыяҗ бар. Беренче өч көндә генә ике йөз китап алдылар», – диде ул.

Гөлназ Ситдыйкова китапны киләчәктә татар телендә дә бастырырга уйлауларын әйтте. «Безнең максат – гыйлем күбрәк кешегә таралсын. Шуңа күрә башта русча чыгардык. Алга таба татарчасын да чыгарырга уйлыйбыз. Бу күбрәк маркетинг буенча. Русча китаплар күбрәк таратыла һәм китапның аудиториясе Татарстан белән генә чикләнми. Безнең китаплар Дагыстан, Чечня, Ерак Көнчыгышларга хәтле бөтен Россия буйлап тарала», – диде ул.

«Гаилә дәресләре» китабын «Хозур» нәшриятыннан, нәшриятның электрон кибетеннән алып була. Киләчәктә мәчетләргә дә таратылыр дип көтелә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*