tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов 31 декабрьне ял көне дип игълан итте
Рөстәм Миңнеханов 31 декабрьне ял көне дип игълан итте

Рөстәм Миңнеханов 31 декабрьне ял көне дип игълан итте

ТР Президенты халык соравына колак салып, 31ен ял көне итү-итмәү мәсьәләсе буенча инстаграмда сораштыру уздырган иде. Күпчелек (89%) 31 декабрьне ял көне итеп, 28е (шимбә көнне) эшләүне хуплаган. Кыскасы, Татарстан Президенты боерыгы буенча, 31 ял итәчәкбез.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграмдагы аккаунтында кызыклы гына пост куйды. Анда ул Кыш бабай һәм балалар рәсеме астында түбәндәге язма элде:

“Күпләр миңа 31 декабрьне ял көне дип игълан итәргә кирәк дип яза. Ләкин ул чакта шимбә көнне, 28 декабрьдә, эшкә чыгарга туры киләчәк. Тавыш бирегез, уйларбыз”.

Тавыш бирү нәтиҗәсендә 89% халык 31 декабрьне ял көне итү вариантын сайлаган.

Бүген исә Президент үз Инстаграмында күпләр көткән хәбәр белән шатландырды: “Бүген боерыкка кул куйдым – 28 декабрьдә эшкә чыгабыз, 31е ял итәбез”.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*